Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Яшь солист Рамазан Әхмәтвәлиевне җәйдә өченче тапкыр Казанга концертка чакыралар

Рамазан Әхмәтвәлиев Лаеш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп-интернатының 3 нче сыйныфында укый. «Әгәр Рамазан „Ласковый май“ чорында җырласа, аны һичшиксез бу төркемгә алырлар иде», — дип май аенда бәяләделәр Рамазаннны «Балачак» Халыкара конкурсында җиңгәч. Ә кичә аны «Туган Авылым» милли комплексына «Балачак FEST» форумына чакырдылар.

Сәфәр турында яшь җырчының педагогы Галина Григорьева сөйли. 

— Менә бу җәйдә инде өченче тапкыр, «Балачак» халыкара конкурсында җиңүче буларак, Рамазан Әхмәтвәлиевне Казанга чакыралар.

Беренче тапкыр ул балаларны яклау көненә чакыру алды. Икенче тапкыр без Акбарс аренасына чыгыш ясарга бардык. Ә якшәмбе көнне, 27 августта Рамазанны Туган Авылым милли комплексына балачак FEST форумына чакырдылар, анда балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды. Анда иллюзионистлар, аниматорлар, буйлы курчаклар катнашты.

Сабын күбекләренең искиткеч тамашасы булды. Аннары барсын да сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-классларга, вокал, декоратив шәмнәр ясау буенча мастер-классларга чакырдылар. Аннары безне тәмле төшке аш көтте. 

Әмма программаның төп максаты булып «Балачак» халыкара конкурсында җиңүче чакырылган артистларның кичке чыгышы булды. Рамазан концерт башында икенче номер белән чыгыш ясады. Алкышларга караганда, ул казанлыларга һәм башкала кунакларына бик тә ошады! 

«Балачак FEST» форумын оештыручыларга зур рәхмәт хисләре һәм бүләкләр белән инде төн җиткәндә кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш интернат-мәктәбе