Имәнкискә мәктәбе «Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2023» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы лауреаты булды
Конкурс Төньяк Осетиядә — Алания Республикасының Владикавказ шәһәрендә узды.
Федераль тур 3 этаптан торды: ярымфинал, финал һәм суперфинал.
Конкурсантлар «Мәктәп туклануы 3.1» тематик өстәлләрен бизәделәр, «Ата-аналардан өч сорау» блиц-сораштыру белән сынаулар үттеләр, «Куркыныч булмаган азык блогы» квест-практикумын уздылар, "Кулинар баттл"да ярыштылар.
Шәхси һөнәри конкурс кысаларында мәктәп ашханәләре һәм азык-төлек комбинаты аш-су осталары WorldSkills таләпләренә ярашлы рәвештә мәктәп менюсы ризыклары әзерләделәр, аларны ресторан бизнесы профессионаллары бәяләде.
Җибәрелгән: t. me/laishevoofficial
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев