Лаеш район башлыгы махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз янында булды.
Бу хакта Илдус Зарипов Телеграм-каналында сөйләде.
-Мин Херсон юнәлешендә урнашкан частьта булдым, — дип яза Илдус Зарипов телеграм-каналда.
— Анда безнең Лаеш егетләре хезмәт итә. Безнең сугышчыларга туганнары һәм якыннарыннан сәламнәр гуманитар ярдәм — тагылмалы УАЗ автомобиле, көймә, кирәкле эш кораллары, азык-төлек тапшырдым, аларның көнкүрешен карадым.
Район башлыгы якташларыбызның кәефләре көр, рухлары сугышчан булуын, узара ярдәм сизелүен билгеләп үтте.
-Ә беләсезме, нәрсә гаҗәпләндерде? — дип сорый Илдус Зарипов. —Туган илне саклап өйләреннән меңнәрчә километр читтә дә алар якыннары турында кайгырталар. Борчылалар — энекәше яңа спорт комплексына йөриме, әнисен ничек дәваланырга алып барырга. Район үсеше белән кызыксыналар. Барлык бу мәшәкатьләрне без үз өстебезгә алабыз.
Үзебезнең сугышчылар белән горурланам! Чын ир-егетләр. Тиз арада өйләрегезгә кайтуыгызны көтәбез. Егетләр, без сезне көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев