Лаеш районы — соры куяннар саны буенча Татарстанда лидерларның берсе
Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан урманнарында куяннарның кышкы маршрут исәбенә йомгак ясады.
Үткәрелгән «исәпкә алу» нәтиҗәләре буенча «демографик» күрсәткечләрнең яхшыруы күзәтелә. Бүгенге көндә кышкы маршрут исәбен алу мониторингы йомгаклары буенча Татарстан урманнарында 46 891 куян (37340 соры һәм 9551 ак) яши. Соры куяннар иң күп Чистай, Саба, Спас, Зәй, Балык Бистәсе, Минзәлә, Лаеш, Түбән Кама, Сарман, Лениногорск, Норлат, Яңа Чишмә, Биектау һәм Буа районнарында яши. Ә ак куяннар -Лениногорск, Норлат, Минзәлә һәм Зәй районнарында. 2023 ел белән чагыштырганда аларның саны 693 һәм 201 башка арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев