Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаешта яшәүчегә бәхет елмайды

Чираттагы “Газетага язылганга телевизор” акциясе төгәлләнде

“ТАТМЕДИА” акционерлар җәмгыяте үткәргән бу конкурс инде унынчысы. Бу юлы анда 209 әбүнәче катнашты. Җиңүчеләрне лотерея рәвешендә сайладылар, ә аны ММЧ һәм чит күзәтүчеләр вәкилләреннән торган комиссия күзәтте.

Уйнату нәтиҗәләре буенча төп приз – диагонале 32 булган смарт-телевизор – Апас районыннан Гүзәл Дәүләтшинада. Телевизордан кала өч фотоаппарат һәм унбиш йон юрган уйнатылды, шуның берсенә Лаеш әбүнәчесе Ольга Полтева ия булды.

“ТАТМЕДИА” бүләген тапшыру һәм кечкенә фотосессия ясау өчен без аны редакциягә чакырдык.

-Ышанасызмы, мин гомеремдә беренче тапкыр бүләк оттым! – дип тәэсирләре белән уртаклашты Ольга Николаевна. – Миңа мондый уйнатуларда беркайчан бәхет елмаймады. “Газетага язылганга телевизор” конкурсы өченчесе инде, улым миңа “Камская новь”, “Казанские ведомости” һәм “Чаян” журналы яздырды. Киләсендә дә әбүнә квитанцияләремне уйнатуга тапшырырмын дип торам, шулай да төп приз – телевизор отасым килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы