Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаешның 3 нче мәктәп укучысын Казанга республика чыршысына чакырдылар

Казандагы «Татнефть-Арена» боз сараенда «Туган Батыр» геройлары катнашында Республика Яңа ел чыршысы узды.

Бу чыршының төп темасы дуслык һәм үз хыялларына ирешү булды. Лаешның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Василина Кузнецова да Яңа ел тамашасына чакыру алды. Василина күп тапкырлар республика конкурсларында җиңүче. 

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Ел саен республика чыршысы бөтен республикадан меңләгән якты һәм талантлы балаларны җыя. Без, олылар, сезне яратабыз һәм сезнең белән горурланабыз. Без сезнең бәхетле, акыллы, сәламәт һәм лаеклы кешеләр булып үсүегез өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Сезнең кулларда — Ватаныбызның киләчәге», — диде Миңнеханов, балаларга мөрәҗәгать итеп.
Ул билгеләп үткәнчә, талантлы укучылар ил һәм республиканың үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешләрен кертәләр. 

Тамашалардан соң һәр кунак киләсе елның символы булган аждаһа рәвешендәге яшел рюкзакта татлы Яңа ел бүләге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы республика чыршысы