Мария Гришина Татарстанның иң яхшы педагоглары арасында
Лаеш районында югары квалификацияле педагоглар эшли. Шуларның берсе – Мария Гришина.
Мария Валерьевна Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе оештыручы педагогы, бөтенроссия сыйныф җитәкчеләренең “Воспитать человека” һөнәри бәйгесенең республика этабында Лаеш районы данын лаеклы яклады.
Бәйге Казанда 13-14 майда үтте. Мария Гришина ике турны уңышлы үтеп беренче өчлеккә керде. Бүләкләү 1 июльдә Яшел Үзәндә педагогик киңәшмәдә булачак.
Газета редакциясе котлауларга кушыла һәм киләчәктә дә уңышлар тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев