Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Ни өчен хуҗабикәләр юар алдыннан керләрне тозлый

Тоз искиткеч үзлекләргә ия, аны кухнядан тыш та кулланырга мөмкин.

Танышымның юар алдыннан керләренә тоз сибүен күреп, мин бик гаҗәпләндем.

Ул елмайды, ә аннары үзенең лайфхак серен ачты.

-Бездә су каты, кием тиз арада төсен югалта, - дип аңлата башлады ул. - Ә менә юу алдыннан аны тозласаң, кием төсен озаграк саклый. Кайчагында тозны кер юу машинасы барабанына ук ташлыйм. Тозланган әйберләр утырмый.

Тозны кызыклы куллану, килешәсездер. Ә мин кайнанамның пыяла савыт-сабаны ничек юуын искә төшердем - салкын су һәм тоз белән. Стакан һәм вазалар бәллүр кебек ялтырап тора иде!

Тозны башкача да кулланалар. Ул духовкадагы истән арынырга ярдәм итәчәк. Тозны корица белән кушып бутагыз һәм табага күп итеп сибеп кызган духовкага ике-өч минутка куегыз. Аннары духовканы сөртеп алыгыз һәм аннан файдалана аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама тоз