Өлкән буын өчен «түгәрәк өстәл»
«Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә районның хөрмәткә лаек кешеләренең тормыш эшчәнлеге мәсәләләрен тикшерделәр.
Активист-ветераннар алдында Лаеш үзәк район хастаханәсе поликлиника мөдире Лариса Орлова, районның мәдәният бүлеге начальнигы Павел Марьин, Россия пенсия фондының Лаеш район идарәсе җитәкчесе Ирина Алешина, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина чыгыш ясады.
Лаеш район хастаханәсенең поликлиника мөдире Лариса Орлова поликлиника хезмәт күрсәтүе турында җентекләп сөйләде. Кадрлар сәясәте мәсьәләсенә тукталды, ә аларны хәл итү катлаулы. «Әмма безнең хастаханәдә һәм поликлиникада яңа белгечләр барлыкка килде — кардиологлар һәм терапевтлар. Бу сөендерә, билгеле. Дәвалау учреждениесенә холтер һәм кан басымына тәүлек буе мониторинг ясау өчен аппарат алу авыруларга квалификацияле диагноз куюда зур ярдәм. Быелның апрелендә компьютер томографы барлыкка килде. Калган барлык аппаратура — флюорография, рентген ясау өчен Лаеш хастаханәсендә заманча, цифрлы, организмга зыян китерми төгәл диагноз кую мөмкинлеге бирә».
Лариса Николаевна халыкны диспансерлаштыруга тукталды: «Бүген туган елларга бүлү юк. Һәр кеше кирәкле тикшерү үтә ала. Диспансерлаштыру кысаларында кайбер авыруларга онкоскрининг үткәрү яхшы яңалык булды. Бу үз поликлиникабызда үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләрендә яман шешне иртә ачыклау һәм авырудан котылу мөмкинлеге дә».
Өлкән кешеләр биргән сорауның берсе мобиль булмаган гражданнарны диспансерлаштыру турында иде. Бу да хәл ителә икән. Барлык белгечләр һәм хәтта акушер да пациентларны поликлиниканың беренче катында кабул итә алалар икән. Ә заманча флюорография аппараты утырган килеш тә тикшерү үткәрү мөмкинлегенә ия.
Мәдәният бүлеге начальнигы Павел Марьин "түгәрәк өстәл«дә катнашучыларга кызыклы яңа проект турында сөйләде, ул пилот рәвешендә Державино авыл җирлегендә «Үз әбиеңнән сора» исеме астында тормышка ашырыла. «Буыннар элемтәсе, үз нәселең чыганакларына кайту һәм үсеп килүче буынга тиешле тәрбия бирү — Россия, кече туган як патриотлары итү. Бу проект туган җирләр тарихына тирәнрәк үтәргә, авыллар, поселокларны элекке хәлдә хәтердә торгызырга ярдәм итә. Шулай ук һәр нәселнең шәҗәрәсен өйрәнергә, нәсел кыйммәтләренә якынаерга, нәселнең мәдәни потенциалын торгызырга мөмкинлек бирә».
Проект, сүз дә юк, кызыклы. Бәлки ул безне өлкән буын белән күбрәк аралашырга, сөйләшергә, әбиләребез һәм бабаларыбыздан буыннан буынга күчә торган нәрсәләрне белергә өйрәтер.
Россия пенсия фондының Лаеш районы идарәсе җитәкчесе Ирина Алешина эштән туктаган пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү мәсьәләләрендәге кайбер үзгәрешләрне бәян итте. Эшләмәүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү 1 гыйнвардан көтелә. Февральдән җирләү белән бәйле социаль хезмәтләр җыелмасы индексацияләнәчәк. Апрельдә социаль пенсия арта, августта эшләүче пенсионерларны өстәмә көтә.
Өлкән кешеләрнең тормышын сизелерлек җиңеләйтүче электрон сервислар мөмкилнлеге дә каралды. Дәүләт хезмәтләре һәм башка интернет-мәйданчыклар аша теләсә нинди гариза бирергә, белгечләр кабул итүенә язылырга була.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә тукталды. Бүген социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ярдәмгә мохтаҗ 263 кеше исәптә. 37 социаль хезмәткәр аларның көннәренә ямь өстәп ярдәмгә килә. Кызганычка каршы, күп кенә авыл җирлекләрендә үзләрен бу игелекле хезмәткә багышларга теләүчеләр юк. Ул килүчеләрнең авыл җирлекләрендә эшләргә әзер булучылар, шундый ярдәмгә мохтаҗлар турында хәбәр итүләрен сорады.
"Түгәрәк өстәл«дә катнашучылар өчен «авыру карау мәктәбе» белгечләре чыгыш ясады, ул «Алтын көз» үзәге каршында эшли. Алар осталык сәгате үткәрделәр һәм монда булучыларга заманча гаджетлар, җайланмалар күрсәттеләр, алар ярдәмендә урын өстендә булган кешеләрне карауны җиңеләйтергә була. Бу махсус ятаклар, бәвел җыйгычлар, авыруларны күчерү өчен шома җәймәләр, су процедуралары өчен шумый торган урындыклар, азык кабул итү җайланмалары, махсус кружкалар һәм башкалар. Һәр кеше үз якыннарын һәм туганнарын карау буенча «Алтын көз» үзәгенә мөрәҗәгать итеп бушлай киңәшләр ала ала. Монда районда яшәүчеләрдән памперслар һәм карау өчен башка әйберләр кабул итәләр, аларны аннан соң мохтаҗ якташларыбызга тапшыралар.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «түгәрәк өстәл» өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар сериясен төгәлләде. Һәм ул кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алу урынына әйләнде, без аларны укучыларыбызга да җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев