Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Пенсиягә чыгу вакыты җитсә

Районда яшәүчеләрнең барысы да лаеклы ялга чыгу вакыты җиткәндә картлык буенча пенсия алу өчен нинди документлар кирәк булуын белеп бетерми. Укучылар соравына РФ Пенсия фондының Лаеш район идарәсе начальнигы Ирина Алешина җавап бирә.

-Ирина Александровна, тиешле документларны кайчан җыя башлау кирәк?

-Үзегезнең пенсия хокукларын раслаучы документларны алдан җыю һәм тикшерү зарур. Моны пенсия яше җиткәнче бер ел алдан эшләргә була.

-Документларны пенсия фонды идарәсенә шәхсән илтергә кирәкме?

-Аларны эш бирүче аша тапшырырга мөмкин. Хәзерге вакытта хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган иминиятләнгән затлар өчен эш бирүчеләрнең кадрлар хезмәте документлар пакеты формалаштыра һәм сакланган каналлар аша ПФРның территориаль органнарына тапшыра.

-Ә нинди документлар ул?

-Документлар пакетына паспорт, СНИЛС, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белем турында документ, балаларның туу турында таныклыклары, фамилияне алыштыруны раслаган документлар һәм башкалар керә. Пенсия фонды белгече килгән документларга хокукый бәя бирә һәм кирәк була калса эш бирүчегә өстәмә документлар таләп ителүе турында хәбәр итә.

-Пенсия билгеләү турында гаризаны да эш бирүче тапшырамы?

-Пенсия билгеләү турында гаризаны www/pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша яки эш бирүче аша биреп була. Пенсия билгеләгәндә пенсия фонды идарәсенә шәхсән килүнең кирәге юк. Пенсияләр билгеләү тәртибе турында барлык кызыксындырган сораулар белән яшәү урынындагы ПФР идарәсенә мөрәҗәгать итәргә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X