Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Район буенча өч автобус маршруты ачылды

Быелның 4 декабреннән 24 ерак авылда яшәүчеләр Лаешка проблемасыз килә алалар, күрше авыллардагы туганнары һәм дусларына бара алалар.

Моңа Лаеш районының муниципаль маршрутларда халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру буенча республика программасына керүе нәтиҗәсендә ирешелгән.

-28 район гариза биргән, шул исәптән безнең район да, - дип аңлатма бирә райбашкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Олег Емелин. -  Республика Президенты алдында үзебезнең үтенечне торак пунктлар арасы ерак булу, ә Столбище зонасында яшәүчеләргә район үзәгенә Казан аша яки үз транспортың белән килергә кирәклеге белән аңлаттык. Аукцион үткәрелде, анда пассажирлар ташуны гамәлгә ашырган “Буревестник” оешмасы җиңде.

Егерме урынлы яңа автобуслар эш көннәрендә йөриләр: урыннан 7.30да кузгалалар, ә кире 14.30да китәләр. Лаешта соңгы нокта – Собор мәйданы янында. Район үзәгенә килү һәм аның кире кузгалуы арасындагы вакыт Пенсия фонды идарәсенә яки социаль яклау, хастаханә яки туганнарда кунакта булырга да җитә.

-Без бу маршрутларны табыш алу өчен түгел, ә кешеләр өчен ачтык, - дип әңгәмәгә йомгак ясады Олег Викторович.

Маршрутлар

1)Орел – Троицкий – Габишево – П.Ковали – Столбище – Усады – Сокуры – Лаеш

2)Атабай – Ташкирмән – Макаровка – Татар Сараланы – Рус Сараланы – Сиңгел – Тангачи – Рождествено – Дятлово – Нармонка – Хәерби – Травкино – Сокуры – Лаеш

3)Пиголи – Никольский – Сапуголи – Столбище – Олы Кабан – Сокуры – Каипы - Лаеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы