Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Районда узган елда 220дән артык сабый дөньяга килгән

Лаеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге 2021 елның беренче гыйнварына саннар һәм фактлар белән уртаклашты.

ЗАГС бүлеге начальнигы Мария Бурцева хәбәр иткәнчә, бәхетле яшь парлар 151 туй үткәргән. Иң яшь кәләшкә - 17 яшь, кияүгә - 21. Иң өлкән гаилә башлыгы 80 яшьлек ир булган. Аның тормыш иптәшенә 71 яшь тулган. 121 пар гаилә мөнәсәбәтләренә нокта куярга булган.

221 бала туу теркәлгән. Аларның 105е кыз һәм 116сы малай. 74 бала гаиләләрдә беренче бала булып туган, икенче булып – 82, өченче булып – 42, дүртенче һәм аннан соңгы булып – 23. Иң яшь әнигә - 17 яшь, әтигә – 20. Иң тәҗрибәле әнигә - 42 яшь, әтигә - 52.

2020 елда балаларның популяр исемнәре: Артем, Рамазан, Самир, Раян, Амелия, Елизавета һәм София. Әмма хәзерге ата-аналар якыннарын яңа һәм сирәк исемнәр белән шаккатырудан туктамый. Алар арасында: Эмиль, Эдель, Солтан, Серафима, Фатыйма, Эвелина һәм Ясминә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы