Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Буревестник» транспорт компаниясе паркында булды

13 ноябрьдә Татарстан Рәисе республиканың Лаеш районында эш сәфәре кылды. «Буревестник» компаниясе 2004 елда заказ буенча пассажирлар ташу өчен оештырылган.

Хәзерге вакытта предприятиенең автотранспорт паркы 98 берәмлекне тәшкил итә, шуларның 68е зур сыйдырышлы, 23 микроавтобус һәм 7 җиңел автомобиль.

«Буревестник» компаниясе Татарстан территориясендә һәм аннан читтә уздырыла торган төрле дәрәҗәдәге чараларга транспорт хезмәте күрсәтү буенча оператор булып тора. Алар арасында Универсиада-2013, Сочида кышкы Олимпия уеннары һәм Паралимпия уеннары, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты, башка чаралар бар. 

Моннан тыш, компания туристларга һәм Казан кунакларына, шулай ук даими автобус маршрутлары пассажирларына хезмәт күрсәтә. 

Рөстәм Миңнеханов автобусларны карады, ремонт цехларында булды, шулай ук компаниянең автопаркны яңарту эше белән танышты. 

@tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Буревестник» компаниясе