Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов белән Саймон Бартли WorldSkills-2019 чемпионаты стеласын ачачак

21-27 гыйнварда Казанда Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек атнасы узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән WorldSkills International җитәкчесе Саймон Бартли WorldSkills-2019 эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатына калган вакытны кирегә санау стеласын ачачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«24 гыйнварда WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Казанга килә. Алар Татарстан Президенты белән «Казань Экспо» күргәзмә комплексы объектларын караячак. Аннары Бауман урамында WorldSkills-2019 чемпионатына кадәр вакытны кирегә санаучы стела ачачак», — диде Лилия Галимова.

Чарада Россия вице-премьеры Татьяна Голикова катнашуы көтелә.

  • Агымдагы елның 21-27 гыйнварында Казанда WorldSkills-2019 Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек атнасы узачак.
  • Чарада 62 илдән 600гә якын кеше катнашуы көтелә. Шулай ук WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары һәм рәсми делегатлар, экспертлар, мәйданчыкларның техник администраторлары, компетенцияләр белән идарә буенча менеджерлар, компанияләр-партнерлар вәкилләре дә чакырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы WorldSkills

2
X