Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Салымнар түләр чак

1 декабрьгә кадәр гражданнар милек салымын түләргә тиешләр. Әмма Лаешта яшәүчеләрнең кайберләренең сораулары бар. Салым хезмәте хезмәткәрләре аларга җавап бирәләр.

2017 ел өчен әлегә кадәр почта аша салым кәгазе килмәде. Миңа нишләргә?

-2017 ел салым чоры өчен милек салымы хәбәрләре хуҗаларга түбәндәге очракларда җибәрелмәде:

1)салым ташламасы булу, салым чигерүләре, салым салу объекты хуҗасын салым түләүдән азат итә торган законда каралган башка нигезләр булганда

2)әгәр салым йөкләмәләрендәге гомуми сумма салым кәгазендә100сумнан әз булганда, 2015 ел өчен салым исәпләнмәгәндә

3)гражданның Россия салым хезмәте интернет-сервисында салым түләүченең шәхси кабинеты бар һәм шул ук вакытта салым документларын алу кирәклеге турында кәгазь вариантта хәбәр җибәрмәгәндә.

Башка очракларда агымдагы елның ноябренә кадәр 2017 ел өчен күчемсез милеккә яки транспорт салымына хәбәр килмәгәндә салым түләүчегә яшәү урыны буенча яки күчемсез милек объекты урнашкан урындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша мәгълүмат җибәрергә яки Россия ФНСының “Обратиться в ФНС России” интернет-сервисын кулланырга була.

Күчемсез милек яки транспорт чаралары хуҗалары, әгәр алар беркайчан да салым хәбәрләре алмаганда һәм салым салынган милеккә карата салым ташламаларыннан файдаланмаганда, үзләрендә мондый объектлар булу турында теләсә кайсы салым органына хәбәр итәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы налог