Санлы телевидениегә ничек күчәргә
Әгәр сезнең телевизорыгыз 14 октябрьдән соң күрсәтми икән, димәк, сез санлы тапшыруга күчмәгәнсез.
“Аналог”тан санлы ТВга күчү буенча зур булмаган чек-бит:
-Телевизорның заманча булуын тикшерергә (DVB-T2 стандартында булырга тиеш)
-Әгәр телевизор искергән һәм DVB-T2 стандартында түгел икән, техника кибетендә яки “Россия почтасы” бүлегендә санлы приставка сатып алырга
-Дөрес антенна сатып алырга: әгәр телебашня янында яшәсәгез, бүлмәнекен, әгәр еракта яшәсәгез, тышка куя торганны. Аны якындагы тапшыру станциясе ягына ориентлаштырырга. Кайсы телебашняның сезгә якын урнашканын карта.ртрс.рф сайтыннан таба яки кайнар линиянең 8-800-220-20-02 бушлай телефоны аша белә аласыз. Моны эшләгәннән соң каналларны автокөйләүне җибәрергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев