Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Солы кисәкләре уңышны арттырырга ярдәм итәчәк

Солы кисәкләре уңышны арттырырга ярдәм итәчәк

Ул зур чыгымнар һәм киеренке хезмәт таләп итми.

Һәр бакчачының үз серләре бар. Кагыйдә буларак, алар бик теләп уртаклашалар. Шундыйларның берсен Интернет киңлекләрендә таптым.

Солы кисәкләрен ашлама дип атап булмый. Әмма аларны куллану үсемлекләр үсешенә уңай йогынты ясый. Яраклылык срогы чыккан озак яткан кисәкләрне кулланырга мөмкин. Әгәр түтәлгә аларны сипсәң, бер атнадан соң хәтта зәгыйфь үсемлекләр дә җанланачак. Нәрсә була соң, ни өчен шундый гаҗәеп нәтиҗә? Бөтен фокус шунда ки, кисәкләр яңгыр суалчаннарын җәлеп итә. Һәм алар бик күпләп җыела. Ә бит без яңгыр суалчаннарының җирне тирән эшкәртүдә булышуын беләбез. Туфрак йомшара, һава яхшы йөри. Нәтиҗәдә туфракта газ алмашу яхшыра, ул суалчаннар тормышы продуктлары белән баетыла.

Солы кисәкләрен ничек кулланырга.

Аларны блендерда тарттырабыз, аннары бер квадрат метрга бер уч исәбеннән түтәлләргә юка катлам итеп җәябез. Аннары тырма белән аларны бераз тирәнгәрәк төшерергә кирәк. Мондый «тукландыру»ны июнь аенда төрле культураларда – чөгендер, борыч, кишер һәм башкалардан башларга була. Әгәр сезгә ошаган икән, күршеләрегезгә дә шуны эшләргә киңәш итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы бакча лаешта реклама Бакчачыга киңәшләр