Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

өстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе кысаларында Остаз көнендә катнашты

Татарстан Президенты 2018 елдан алып Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе остазы булып тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе кысаларында Остаз көнендә катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов остазлар өчен брифингта катнашты. Брифингны конкурсның эксперт советы рәисе, бизнес-консультант, «Персоналны үстерү һәм үзгәрешләр кертү» юнәлеше җитәкчесе Павел Безручко алып барды», – диелгән хәбәрдә.

Финальные мероприятия Всероссийского конкурса 
управленцев "Лидеры России". 
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Остаз көне кысаларында чакыртылган экспертлар финалга чыгучыларның коллектив белән идарә итү мәсьәләләрен хәл итүне һәм аларның эшен бәяли. Бүген «Эльбрус» лидерлары клубы әгъзалары катнашында фикер алышу планлаштырылган.

«Россия лидерлары» бәйгесе илдә социаль лифтлар системасын үстерүгә юнәлдерелгән. Бәйгенең максаты - лидерлык һәм идарә итү сыйфатлары югары дәрәҗәдә булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм ярдәм итү.

Финальные мероприятия Всероссийского конкурса 
управленцев "Лидеры России". 
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

  • Быел бәйге финалы 13-17 мартта Сочида уза. Бөтен илдән җыелган 300 иң яхшы җитәкче Россиянең иң киңкүләмле кадрлар проектында җиңү өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минниханов Лаеш районы

2
X