Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Студентка Лаеш районы данын яклады

“Абилимпикс” инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча IV Милли чемпионатта “Эшмәкәрлек” компетенциясендә Лаешның 2нче мәктәбен тәмамлап Лаеш техникумының өченче курсында укучы Анастасия Шастина беренче урын алды.

Без аның белән техникумда очраштык. Ябык, артык озын булмаган, эчкерсез елмаюлы кыз тиз арада үзенә җәлеп итте. Ул үзенең мавыгулары турында, конкурска әзерләнү турында һәм анда катнашу турында канатланып сөйләде. Әмма барысын тәртип буенча сөйлибез.

Настя һәм аның игезәк сеңлесе тугызынчы сыйныфтан соң техникумга керергә хәл итәләр. Талантлы, күп нәрсәләргә омтылган, күп нәрсәләр белән кызыксынган Анастасия шунда ук коллективка кушыла. Педагог Марина Кудряшова “Абилимпикс” конкурсында катнашырга тәкъдим ясагач уйлап та тормый ризалаша. Җитди әзерлек башлана. Ул “Хокук һәм социаль тәэминат” факультетында укый, ә “Эшмәкәрлек” компетенциясендә чыгыш ясарга туры килә. Үз эшеңнең проектын тәкъдим итәргә, соңрак аны тормышка ашыру юлларын уйларга кирәк була. Махсус Ганта диаграммасын төзүдә кыенлыклар туа, анда вакыт кысаларында эшнең үсүе күрсәтелә. Булачак юристка моңа кадәр һөнәри икътисадчылар гына файдаланган график белән очрашырга туры килә. Әмма бу үрне дә алалар: Настя – максатчан,үҗәт, үз дигәненә ирешә торган кыз. Йомгаклап үз эшеңнең киләчәге һәм аңа сорау булуын исбатлау таләп ителә.

Ул чыгышының матур, истә кала торган, жюри хәтеренә сеңеп кала торган үзенчәлекле булырга тиешлеген аңлый.

-Мөһиме, текстны слайдлардан уку түгел, үз сүзләрең белән сөйләү, конкурс комиссиясен диалогка җәлеп итү зарур, - диде ышаныч белән Настя. -  Менә шул чакта синең сөйләгәннәр синеке, сиңа якын булуы аңлашыла.

Аны гомуми массадан аера торган тагын бер үзенчәлек бар. Ул булачак предприятиенең логотибын үзе уйлап таба һәм үзе ясый: ике карлыгач – ак һәм кара, инь һәм ян. Бер генә катнашучыда да мондый яңалык булмый.

Мәскәүдә чыгыш ясауның кыенлыгы менә нәрсәдә була: Настя Милли чемпионатта эксперт сыйфатында катнашкан үз педагогы белән киңәшә алмый. Үз укучысы чыгыш ясаганда Марина Константиновна аңа күз карашы һәм елмаюы белән генә ярдәм итә ала. Кыз барлык биремнәрне мөстәкыйль эшли. Тәкъдим ителгән вариантлардан ул бәйрәмнәр үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтүче предприятиене сайлый. Монда да Настя үзен таныта. Ниндидер бер бәйрәм генә әзерләми, мондый төр хезмәтләр белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен тулы методик ярдәмлек эшли.

-Бер конкурсантның чыгышын тыңлагач, мин аңа минем булачак проектымда партнер булырга тәкъдим ясадым. Жюри тагын мине күрде, - дип елмая Настя. – Ә бит үзеңне күрсәтә белү мөһим.

Сүз уңаеннан, проектын яклаганда аңа бары өч сорау бирәләр -  ул аны оста, дәлилләп күрсәтә. Нәтиҗәдә Анастасия Шастина үз компетенциясендә беренче урын ала. Педагогның һөнәри осталыгы, студентканың таланты һәм үз дигәненә омтылуы шундый нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге бирә.

 Татарстаннан чемпионатка 80нән артык кеше бара. Алар бик дуслар, бер берләре өчен җан аталар.

-Безне Мәскәүдә җылы каршы алдылар. Башка төбәкләрдән килүчеләр бездән бераз көнләштеләр дә, - диләр бер тавыштан Марина Кудряшова һәм Анастасия Шастина. – Татарстан командасының оешканлыгы югары дәрәҗәдә иде. Казанга кайткач безне плакатлар, чәчәкләр һәм төрле төстәге шарлар белән каршыладылар. Кочакладылар. Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов безне котлады һәм безнең белән горурлануын әйтте.

Настяны һәм Марина Константиновнаны техникумда түземсезлек белән көтәләр. Россия дәрәҗәсендә җиңү күп нәрсәне аңлата: бу Татарстан, Лаеш районы һәм техникум дәрәҗәсен югары күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X