Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Судак өчен өч мең сум

Россия хөкүмәте законсыз балык тоту нәтиҗәсендә гражданнар һәм юридик затларның су биология ресурсларына китергән зыяннары суммасын билгеләүнең яңа таксаларын раслады.

Закондагы үзгәрешләргә административ-техник инспекция начальнигы урынбасары Олег Татьянкин аңлатма бирә.

-Браконьерлыкны кисәтү һәм биологик төрлелекне саклау – такса суммасын арттыруның төп максаты. Хәзер, законсыз балык тотканчы ун тапкыр уйлап карау кирәк – кирәкле эшме? Мәсәлән, судакның такса бәясе 13 мәртәбә артты һәм бер балык өчен 3305 сум тәшкил итә. Әгәр браконьер тыелган уылдык чәчү вакытында тоткарланса, аңа дәүләткә зыянны бер балык өчен 6610 сум күләмендә түләргә туры киләчәк! Шуны да истә тоту мөһим, балык тоту өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозган өчен административ җаваплылык белән бергә җинаять җаваплылыгы да каралган.

Белешмә өчен: 2018 ел 3 ноябрь карары хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылган::http://publication.pravo.gov.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы