Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстан аналогтан санлы эфир телетапшыруларына күчте

Татарстанның дәүләт идарәсен санлы үстерү, информацион технологияләр һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан йорт хуҗалыкларының 99,3 %ында санлы сигнал алуның техник мөмкинлеге бар.

Санлыны кабул итү мөмкинлеге булмаган йорт хуҗалыклары Татарстанның санлы үсеш министрлыгы тарафыннан аерым контрольгә алынган – анда яшәүчеләргә күчү турында хәбәр иткәннәр, тоташу мөмкинлекләре турында сөйләгәннәр.

Татарстанда гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә – ялгыз пенсионерларга, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелде. Санлы сигнал кабул итү зонасыннан читтә урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә спутник җайланмалары сатып алу һәм урнаштыруга 7,3 мең сумга кадәр компенсация бирелә. Торак пунктларында санлы ТВ кабул итү мөмкин булган кешеләр өчен санлы приставка һәм антенна сатып алуга субсидия гамәлдә. 12 октябрьгә бу юнәлешләр буенча 1,73 миллион сум акча түләнгән. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән Татарстанның санлы үсеш министрлыгы белгечләре индивидуаль эш алып бардылар – һәр мохтаҗ ветеранны приставка белән тәэмин иттеләр һәм җайланманы көйләргә булыштылар (2,5 меңнән артык кеше).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы санлы телевидение