Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстан Росррестры: документларны кире кайтару өчен биш сәбәп

Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе гариза бирүчеләргә дәүләт кадастр исәбен һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәвен гамәлгә ашыру өчен кабул ителгән документларның нинди очракларда каралмыйча кире кайтарылырга мөмкин булуын аңлата.

Гомумән, “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы федераль закон документларны карамыйча кире кайтаруның биш нигезен күздә тота.

1. Әгәр электрон төстә тапшырылган гаризалар һәм документларның форматы норматив-хокукый көйләү органы тарафыннан билгеләнгән форматка туры килмәсә.

2. Әгәр кәгазьдә бирелгән гариза һәм документларда чистартулар яки өстәп язылган урыннар, сызылган сүзләр яки башка аларда әйтелмәгән төзәтүләр бар икән, шул исәптән карандаш белән язылган документларда эчтәлекне бер төрле генә аңларга мөмкинлек бирмәүче җитди җитешсезлекләр булса.

3. Әгәр шуңа туры килүче гаризаны тапшырган көннән соң биш көн үткәч хокукларны дәүләт теркәвен гамәлгә ашырган өчен дәүләт пошлинасын түләү турында мәгълүмат юк икән һәм гариза бирүче тарафыннан дәүләт пошлинасын түләү турында документ тапшырылмаган булса.

4. Әгәр күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында күчемсез милек объекты иясенең (аның законлы вәкиленең) шәхси катнашыннан башка күчемсез милеккә хокук күчүне, хокукны чикләүне һәм аңа йөк салуны дәүләт теркәве мөмкин булмау турында билге булса һәм дәүләт теркәвенә гариза башка зат тарафыннан бирелгән икән.

5. Әгәр гариза бирүче тарафыннан дәүләт кадастр исәбе һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәве турында гариза Россия Федерациясе законнарына ярашлы төстә имзаланмаган икән.

Барлык бу очракларда гариза бирүче тапшырган документлар хокукый экспертизаны үтмиләр һәм Идарәгә тапшырылганнан соң биш эш көне дәвамында, ә 3 пунктта күрсәтелгән нигез буенча, документлар бирелгән көннән соң сигез эш көне үткәч кире кайтарылалар.

Тагын шуны билгелибез: документларны кабул итүче МФЦ хезмәткәре теләсә нинди документларны кабул итәргә тиеш – бу документлар дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җитәрлекме яки юкмы, аларда хаталар бармы яки юкмы һәм башкаларга карамастан. Шул ук вакытта шуны да истә тотарга кирәк: МФЦ хезмәткәре хокукларны дәүләт теркәүчесе булып тормый һәм, шуңа ярашлы төстә, тапшырылган документларның хокукый экспертизасын үткәрми. Документларны кабул итүдән баш тартуның бердәнбер очрагы – ул гариза бирүче шәхсән мөрәҗәгать иткәндә аның шәхесне раслаучы документын күрсәтмәве.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: росреестр Лаеш районы