Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда биш яңа мәктәп төзергә планлаштыралар, шул исәптән Лаеш районында — икесе

Биш мәктәп төзелешенә 4,8 миллиард сум акча тотылачак.

Фото: ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе

Казанның Идел буе районы М-14 микрорайонында, ТР Биектау районы Биектау авылында һәм Лаеш районы Сокуры авылында 1224 урынга мәктәпләр төзеләчәк. Бу биналарның һәрберсен төзү 1 миллиард сумга якын бәяләнә.


Казанның Родина урамындагы 1224 урынга исәпләнгән мәктәп 995,6 миллион сумга якын торачак.

Лаеш районының Комлы Ковали авылында 500 урынга мәктәп төзү планлаштырыла, моңа 801,4 миллион сумнан артык акча тотылачак.

Шул ук вакытта биналар төзү генә түгел, ә янәшәдәге территорияне төзекләндерү, җиһазлар һәм инвентарь сатып алу планлаштырыла. 

Барлык очракларда да подрядчылардан мәктәп биналары төзү генә түгел, ә территорияне төзекләндерү, шулай ук җиһазлар һәм инвентарь сатып алу таләп ителәчәк.

Заказчы — ТР Главстрой. Объектларны тапшыру 2024 елның 1 декабренә планлаштырылган.

Белешмә өчен. Лаеш районында хәзерге вакытта Усадыда 1501 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Яңа төзелешләр