Татарстанда кыргый хайваннар җимлекләрен җиһазлау буенча акция башланды
Республиканың аучылык җирләрендә кыргый хайваннар җимлекләре урнаштыру һәм аларны тукландыру чарасын ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты оештыра.
Автор фотосы.
Аучылык ресурсларын саклау, үрчетү һәм уңайлы шартлар тудыру максатында үткәрелә торган акция республика территориясендә 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Җимлекләрне урнаштыруда оешма хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары катнаша ала.
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев