Татарстанга һәм тагын 11 төбәккә бюджет кредитлары буенча бурычларын бетерәчәкләр
Тиешле боерыкка РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды.
Татарстан Республикасы һәм Россиянең тагын 11 төбәге 2022 елда федераль бюджетка үз территорияләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан кергән салым керемнәре күләмендә бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару мөмкинлеге алачак.
Татарстаннан тыш, мондый мөмкинлек Башкортстан Республикасына, Алтай, Забайкальск, Краснодар һәм Пермь якларына, Әстерхан, Волгоград, Калуга, Курск, Липецк һәм Томск өлкәләренә биреләчәк.
Бу яңа инвестиция проектларын эшләтеп җибәрү өчен кирәкле транспорт, энергетика һәм коммуналь инфраструктураны актив үстерүче төбәкләр.
8,2 млрд сумнан артык акчаны исәптән чыгару күздә тотыла. Шуның хисабына төбәкләрдә өстенлекле проектларны үстерүгә өстәмә акча юнәлтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән төшерү механизмы авыл хуҗалыгында, туризмда, эшкәртү производствосында, торак һәм юл төзелешендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларына кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев