Татарстанның барлык районнарында җылыту сезоны башлану турында карар кабул ителде
Республикада 2,4 меңнән артык котельная эшли башлады.
Автор фотосы.
ТР хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, социаль объектларда да, торак йортларда да җылылык кертелгән.
Хәзерге вакытта республикада 2 466 котельная эшли башлады (77%). 9 853 күп фатирлы йортта җылыту эшләре башланган, бу республика торак фондының 55% тәшкил итә.
Җылыту сезонының конкрет датасы юк. Әгәр дә көнлек уртача һава температурасы ким дигәндә биш көн +8 градустан түбән булса, ул кертелә.
1 604 сәламәтлек саклау объекты (81%), 2 809 мәгариф объекты (86%), 1 211 мәдәният объекты (63%), 229 яшьләр спорт объекты (яки тармак объектларының гомуми санының 63%), шулай ук 24 социаль яклау объекты (75%) җылылык белән тәэмин ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев