Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Видеорепортажлардан мәсәлләргә кадәр – болар барысы да безнең сайтта

Без сайтыбызның ничек эшләве турында сөйлибез

Материаллар еш куеламы?

Газета сайты даими рәвештә яңа материаллар белән тулылана: төшке ашсыз, ялларсыз һәм бәйрәмнәрсез. Мәсәлән, якшәмбе көнне, 2019 елның 27 октябрендә 22 мәгълүмат урнаштырылды.

Без нәрсә турында язабыз?

Без район тормышы, җитештерү алдынгылары турында, төрле конкурслар һәм ярышларда катнашучылар һәм җиңүчеләр турында язабыз. Хатын-кызлар өчен дә, ир-атлар өчен дә файдалы киңәшләребез аз түгел. Видеорепортажлар һәм фотогалерея, вакыйгалар һәм законнардагы үзгәрешләр, футбол матчлары нәтиҗәләре һәм туган көннәр, халык сынамышлары һәм магнит давыллары, мәзәкләр һәм мәсәлләр - боларның барысын һәм тагын күп нәрсәне сез безнең газета сайтыннан табарсыз.

Сайтта котларга яки белдерү бирергә мөмкинме?

Күп кенә реклама бирүчеләр рекламаларын безнең сайтка урнаштыра. Ә район кешеләре – бәйрәмнәр, юбилейлар һәм башка истәлекле даталар белән котлауларын. Без котлау текстын табарга һәм фотографияне сайлап алырга ярдәм итәбез.

Материаллар нинди телдә басыла?

Сайт ике версиядә чыга: татар һәм рус телләрендә.

Безнең сайтка ничек керергә?

Бик гади. Поисковикта laishevskyi.ru ны җыярга мөмкин. Сайтның төп битенә чыгасыз. Ә анда телне сайларга кирәк: РУС яки ТАТка басасыз.

Икенче ысул да бар. Поисковикта Кама ягы дип җыегыз, аннары - “Камская новь” дип. Шулай ук төп биткә чыгасыз.

Безнең сайтны укыгыз. Үзегезнең фото һәм видеоларыгызны җибәрегез, мәгълүмат белән бүлешегез. Безнең белән бергә яхшы кәеф булдырыгыз.

Реклама хокукында 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Видеорепортаж