Юл участогын милли проект буенча ремонтлыйлар
Эшләр Лаеш районының Столбище-Атабай автоюлының 1дән 1,3 км.ына кадәр башкарыла, дип хәбәр итә ТР юл транспорты министрылыгы матбугат хезмәте.
-Юл эшчеләре асфальтбетон катнашмасыннан капланган аскы катламны төзекләндерәләр. Аларга 7896 квадрат метр мәйданда вак таш-мастик асфальтбетон капламының өске капламын эшләргә, шулай ук юл читләрен төзекләндерергә кирәк, - дип билеләп үттеләр министрлыкта.
Эшчеләр булган асфальтбетон капламны алганнар, җир салып тигезләгәннәр, ком җәйгәннәр һәм вак таш-комлы катнашма таратканнар, шулай ук асфальтбетон катнашмадан каплам түшәгәннәр инде. Объектка 46 юл билгесе урнаштырачаклар һәм билгеләр ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев