Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Аңа тормышта бәхет елмайды

«Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ ветераны Баранов Александр Ивановичка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Юбилярны район башлыгы Илдус Зарипов, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев котлады.

Район башлыгы, аерым алганда, Александр Ивановичның тылдагы фидакарь хезмәте белән авыр чорда Ватаныбызның какшамаслыгына һәм бөеклегенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

- Хезмәт сөючәнлек һәм батырлыкны сез тыныч вакытта да күрсәттегез. Сезнең турыдан-туры катнашыгыз белән илнең нык нигезе булдырылды, ул безгә бүген дә хезмәт итә, - дип ассызыклады Илдус Зарипов. - Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер һәм барлык изге теләкләр телим. Сезнең йортыгыз җылылык һәм уңайлылык белән тулы булсын.

Үзенең хезмәт укытучысын Александр Михайлович Маракин ел саен котлый. Алар әлегә кадәр җылы мөнәсәбәтләрен саклап калганнар.

 

Хезмәттәге казанышлары өчен Александр Иванович «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУның Мактау Китабына кертелгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган. Эш урыныннан күп санлы мактау грамоталары һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 

Тумышы белән Александр Баранов Алексеевск районыннан. Бөек Ватан сугышы елларында ул, ун яшьлек малай, Лаеш районының 2 нче совхозында сарыклар көтә. Сугыштан соң балта остасы булып эшли. Озак еллар Лаеш урман хуҗалыгында эшләгән, шуннан пенсиягә дә чыккан.

Тормыш иптәше Нина Афанасьевна белән алар инде 64 ел! Балалары белән горурланалар. Улы Виктор йөк ташу буенча диңгезче булып эшләгән, хәзер Пермьдә яши. Ә кызы Валентина хисапчы, Казанда яши.

Александр Ивановичка тормышта бәхет елмая: яраткан эше була, еллар буе аның янәшәсендә яраткан хатыны, кайгыртучан балалары сөендерә. Ә кешегә бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Лаеш районы урман лаешта реклама