Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Аэропортка юл нинди булыр

Лаеш районында халыкара «Казан» аэропортына юлны реконструкцияләү дәвам итә.

Автор фотосы

Республика һәм район ММЧ журналистларына автоюлны үзгәртеп кору барышында күтәрелгән объектларны күрсәттеләр. Р-239 “Казан – Оренбург” трассасыннан халыкара “Казан” аэропортына кадәр юлны ике ел элек үзгәртә башладылар. Проектка ярашлы төстә “Казан – Оренбург” юлыннан “Казан” халыкара аэропорт терминалларына һәм “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексына кадәр юлның алты километрын реконструкцияләргә кирәк иде. Моннан тыш бу трассада борылыш өчен эстакада, транспорт чишелеше һәм җәяүлеләр өчен җир астыннан үтү урыннары төзү дә каралган.

Төзелә торган объектлар буенча экскурсияне “Волга-Вятскуправавтодор”  баш инженеры Константин Тишков һәм “Мостовик” ҖЧҖ баш инженер  урынбасары Станислав Морозовский үткәрде. Алар сүзләре буенча, автоюлны үзгәртеп корганда шактый инновацияләр кулланыла. Алар арасында  үзенчәлекле асфальтбетон катнашма һәм юл капламын геосетка һәм хайвей белән конструкцияләү технологиясен нормалаштыру. Бу юл капламында көпчәк эзе калдырмый һәм аның хезмәт итү срогын арттыра.

Станислав Морозовский билгеләп үткәнчә, чишелештә күздә тотылган юл үткәргеч 95%ка әзер. Бер елда белгечләр субайлы нигездә тимербетон баганалар күтәргәннәр, монолит корылма  һәм юл үткәргечтән юлның үзенә күчү урыны төзегәннәр, гидроизоляция һәм асфальт җәйгәннәр. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы янында борылыш эстакадасы 70%ка әзер. 244,5 метр озынлыктагы борылу ярымбоҗрасы бетон һәм металлдан эшләнгән. Күпер төзүчеләр сигез багана, монолит тимербетон пролетлар күтәргәннәр. Хәзер тимер конструкцияләрне җыю һәм монтажлау дәвам итә. Барлыгы 715 тонна авырлыкта 180 метр конструкция җыелган. Өстәвенә, барлык металл конструкцияләр Татарстанда, Яшел Үзәндә җитештерелгән.

Трасса өстендә төзелә торган җәяүлеләр үтү өчен ике кичү юлда иминлекне арттырачак: берсе “Казан Экспо” янында, икенчесе Олы һәм Кече Кабан авыллары арасында. Аларның һәркайсының озынлыгы 49 метр, киңлеге – 3 метр, биеклеге – 2,3 метр. Константин Тишков аларның әзерлеген шул тәртиптә 75% һәм 80% дип бәяләде.

Юлны үзгәртеп кору аның үткәрү сәләтен тәүлеккә 40 мең машинага кадәр һәм рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 100 км га җиткерү мөмкинлеге бирәчәк. Проектны 2023 елның ноябрендә тапшырырга ниятлиләр. Әмма төзүчеләр объектны вакытыннан алда, быел ук файдалануга тапшырырга ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Аэропортка юл нинди булыр