Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Алга” батальонында - тәҗрибәле кешеләр

Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев Россия полигоннарының берсендә өйрәнүләр узган “Алга” исемле батальонындагы безнең якташларыбыз-контрактниклар белән очрашты.

Фотоны Александр Афанасьев бирде

Исегезгә төшерәбез, лаешлылар Татарстанның “Алга” батальонын тулыландырдылар, алар хәрби әзерлек үткәч Донбассны саклау буенча махсус операция үткән районга җибәреләчәк. Хәзер “Алга” солдатлары һәм офицерлары техника һәм корал белән эш итү күнекмәләрен искә төшерәләр, ныгыталар. Командада эшләү, ату күнекмәләрен шомарту бара. Беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәләр.

Лаеш егетләре хәрби комиссар белән очрашуга сөенделәр. Ул аларга туганнарыннан сәламнәр һәм тәмле карбызлар алып килгән. Сүз уңаеннан, Александр Юрьевич янына башка район солдатлары да җыелды.

-Мин медицина взводы  командиры урынбасары. Питрәч районында яшим, - дип таныштырды үзен ир кеше. – Украин телен камил беләм. Махсус операциядә катнашырга булдым, чөнки аны үткәрүне бик тә дөрес карар дип исәплим. Тиздән без Украинага китәрбез. Безнең бар нәрсә бар – кан туктатучы, кан алыштыручы препаратлар, искиткеч техника бирделәр. Взвод профессионал-эзләүчеләр белән комплектланган, алар урманда йөргәндә яфрак та селкенми. Безне куркыныч эш көтә: снайперлар беренче чиратта санитарларга, медикларга ата, ә без нуль дәрәҗәсендә булабыз. Шуңа күрә Лаеш районы хәрби комиссары контрактчыларга күрсәткән игътибар аеруча мөһим – без хәрби хәрәкәтләр барган урынга китәчәкбез...

“Алга” батальонында тәҗрибәле кешеләр җыелган. Мәсәлән, бинокольләр турында сүз чыккач, лаешлылар аларның максималь куәте турында белемле булуларын күрсәттеләр.

Ишегалды буйлап гади эт йөгереп йөри.

-Этегез Прапор исемлеме? – дип сорады Александр Афанасьев.

Солдатлар эт турында сөйләшеп алдылар.

-Ул сак системасындагы этләрдән күпкә яхшы. Аны сыйпагач күңел җылына.

Хәрби комиссар сугышчылар белән озак сөйләште. Аны матди тәэмин итү генә кызыксындырмады, ә тиздән украин националистлары белән сугышырга китәсе егетләрнең рухи халәтләре кызыксындырды.

-Авыру сәбәпле озату чигерелгәндә егетләрнең кәефе төшә. Безнең кәеф сугышчан, - диделәр солдатлар. – Район җитәкчелеге, хәрби комиссар, иганәчеләр кайгыртулары да кәефне күтәрә.

Лаеш районы хәрби комиссары белән очрашкач “Алга” батальоны сугышчылары окоптан сугыш алып бару тактикасын шомартуга киттеләр. Көн программасында башка шөгыльләр дә бар иде, шул исәптән – “Пламя” АГС-17 гранатометыннан ату.

Хәрби хәрәкәтләр зонасына  җибәрү вакыты билгеле түгел әле. Командование сугышчыларның иминлеген һәм аларның сыйфатлы әзерлекләрен тәэмин итү өчен барын эшли. Уңышлар сезгә, безнең сакчыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Алга” батальонында - тәҗрибәле кешеләр