Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ата-ана түләүләре өлешенә өстәмә компенсация

ТР Министрлар Кабинетының 2007 ел 18 гыйнвардагы №9 карарына ярашлы төстә ата-ана түләвенә төп компенсация алучы ата-аналарга (законлы вәкилләргә) аларның гаиләсендә җан башына керем 20 000 сумнан артмаганда ата-ана түләве өлешенә өстәмә компенсация бирелә.

2020 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькәчә өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, җан башына керем яшәү минимумыннан ким булганда, ата-ана түләве өлешен өстәмә компенсацияләү күләме 100%ка кадәр арта. Җан башына керем яшәү минимумыннан түбән булган, ата-ана түләвенә өстәмә компенсация алучы күп балалы гаиләләргә компенсация күләме автомат төстә арта. Яңа күләмдә компенсация билгеләү өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү кирәкми.

Мәктәпкәчә белем бирү мәгариф программасын тормышка ашыручы белем бирү учреждениесендә бала караган өчен ата-ана түләвенә гражданнар чыгымнары өлешенең рөхсәт ителгән түләве

Гаиләнең бер әгъзасына керем күләме

мөрәҗәгать итү датасына ТРда билгеләнгән җан башына яшәү минимумы зурлыгына кадәр (18 яшькәчә өч һәм күбрәк балалары булган гаиләләр өчен)

10000 сумга кадәр

10001 сумнан 15000гә кадәр

15001дән 20000 сумга кадәр

20000 сумнан артык

Ата-ана түләвен түләүгә гражданнар чыгымнарының рөхсәт ителгән максималь өлеше (%)

1 балага

2 балага

3 һәм аннан соңгы балаларга

0

60

70

80

100

0

38

43

53

100

0

23

36

53

100

Өстәмә компенсация барлык кирәкле документлар белән гариза биргән айдан алты айга билгеләнә.

Ата-ана түләве өлешенә өстәмә компенсация билгеләү өчен кирәкле документлар:

мөрәҗәгать итүче һәм аның гаилә әгъзаларының компенсация билгеләү турында гариза биргән айга кадәрге соңгы алты айда керемнәрен раслаучы документлар;

баланың (балаларның) туу турындагы таныклыклары күчермәсе – баланың туу актын Татарстан Республикасы чикләреннән читтә  дәүләт теркәве очрагында;

Россия Федерациясенең башка субъектлары территорияләрендә булган гомуми белем бирү оешмаларыннан, һөнәри белем бирү оешмаларыннан һәм югары белем бирү оешмаларыннан уналты яшьтән унсигез яшькәчә баланың (балаларның) укуларын раслаучы белешмә;

никахны теркәү турындагы таныклык күчермәсе – никахны дәүләт теркәве Татарстан Республикасы чикләреннән читтә булган очракта;

Россия Федерациясе гражданлык законнарына ярашлы төстә эшләнгән ышанычлы затлар өчен ышаныч язу;

алучы гаилә әгъзаларының яки аларның законлы вәкилләренең аларның персональ мәгълүматларын эшкәртүгә һәм алар исеменнән гариза бирүченең персональ мәгълүматларын органга яки оешмага тапшыру вәкаләтен раслаучы документлар (ирекле формада).

Гариза бирүче мөрәҗәгать иткәндә шәхесен раслаучы документны күрсәтә. Компенсация билгеләүгә гаризаны Республика матди ярдәм үзәге бүлегенә (РЦМП) шәхсән мөрәҗәгать итмичә, ТР дәүләт һәм муниципаль порталы аша да җибәрергә була (http://uslugi.tatar.ru).

Барлык сораулар белән сез бу адрес буенча: Лаеш, Беренче май урамы, 35 йорт яки 8(84378) 2-55-82 телефоны аша РЦМП бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы