Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бабаларыбыз һәм карт бабаларыбызны бездән башка кем хәтерләр

Россиядә яшәүчеләр, безнең, өчен Җиңү көне нәрсә ул һәм совет гаскәрләре кем белән сугышкан – Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбе 2-3 сыйныф укучыларына Хәрби дан музеенда менә шулар хакында сөйләделәр.

Авыр сугыш елларында илебез халкының батырлыгын, фидакарь хезмәтен ачкан экспозицияләр, хәрби форма кигән экскурсоводларның мавыктыргыч итеп сөйләүләре балаларга фашистлар Германиясен Җиңүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итте.

Мәктәп балалары экскурсоводны игътибар белән тыңладылар һәм Бөек Ватан сугышы вакытындагы әйберләрне һәм документларны дикъкать белән карадылар. Алар шул чор тәэсиренә чумдылар һәм батырлыклары өчен ветераннарга рәхмәт хисләре барлыкка килде.

Туган илебез үткәннәрен без, монда яшәүчеләр, хәтердә сакларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы