Беркем дә онытылмаячак
Рузалия Вәлиуллина:»Мин чын ир-егет булган балаларым белән горурланам»
Фото: Елена Аверьянова,"Кама яңалыгы"
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Лаеш балалар йортында "Герой булып тумыйлар, герой булалар«дигән чара узды.
Залда балалар йорты тәрбияләнүчеләре, Лаеш районы яшь армиячеләре һәм чакырылган җитәкчеләр җыелды. Барысы да махсус хәрби операция зонасында һәлак булган балалар йортын тәмамлаучыларны, Борис Ходырев һәм Алексей Трифоновны искә алырга һәм хөрмәтләргә килделәр.
-Боря Ходырев 1981-1989 елларда балалар йортында тәрбияләнде. Мин аны хәзер дә сәхнәдә, безнең атаклы тынлы оркестр составында басып торуын күрәм, — дип башлады, балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина, күз яшьләрен көчкә тыеп.
— Оркестрда уйнады, спорт белән шөгыльләнде, яхшы малай иде. Соңрак ул безнең чыгарылыш сыйныф укучысы Катяга өйләнде, аларның дүрт баласы — кызлары һәм өч улы булды. Ә Алексей безгә 2011 елда 14 яшьлек егет булып килде. Балалар йортында уздырган елларында ул машиналарны ремонтларга өйрәнде, гараждагы егетләргә ярдәм итә иде, чыгарылыштан соң ук үзенә автомобиль сатып ала алды. Ул һәрвакыт укытучылары һәм дуслары белән элемтәдә торды. Нәрсә белән ярдәм итәргә кирәклеге белән кызыксынды һәм теләсә нинди үтенечкә җавап бирде. Бу юлы да, илгә ярдәм кирәк булганда, безнең егетләр, бер дә уйлап тормыйча, сугышка киттеләр һәм үз гомерләрен бирделәр. Киткәндә: «Без балалар йортына кызыллык китермәбез», — диделәр. Үз вәгъдәләрен үтәделәр. Алар чын ирләр кебек ил өчен үлделәр. Без аларны беркайчан да онытмаячакбыз.
-Ул һәрвакыт шаян һәи шук иде, әмма үзенең педагогларына, икенче әниләренә хөрмәт белән карады. Алексейның хезмәт итәргә баруы бик аңлы рәвештә иде. Кызганычка каршы, ул үлде. Ләкин җирдә үз эзен калдыра алган, үзе турында лаеклы истәлек калдырган кеше -данлы кеше ул. Алексей Трифонов моны эшли алды, — дип искә төшерде, элек балалар йортында эшләгән, Лаеш районы мәгариф идарәсе башлыгы Лия Хөсәенова.
Бу көнне хәтер кичәсендә егетләр турында бик күп яхшы сүзләр һәм яшь буынга үгет-нәсихәтләр әйтелде. Күңелгә үтеп керерлек җырлар яңгырады, экранда бер-бер артлы балалар йорты архивыннан геройларның фотолары алышынып торды. Залда булган һәркем балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бер минут тынлык белән искә алды.
Хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Борис Ходырев һәм Алексей Трифонов үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителделәр. Аларның батырлыгы Россия елъязмасында мәңгегә калачак, хәзер аларның исемнәре Лаеш районы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Беркем дә онытылмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев