Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Без яхшылар!

“Тату сыйныф серләре-2018” республика конкурсының зона этабында Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче урта мәктәбе командасы җиңде.

 Анда катнашучылар һәм кунакларны Сокуры мәктәбе кабул итте. Алексеевский, Хузангай (Әлки районы), Нурлат, Болгар (Спас районы) һәм Лаеш командалары килде. Безнең район данын муниципаль дәрәҗәдә гран-при алган Лаешның 2нче мәктәбе 9”Б” сыйныфы әти-әниләр комитеты яклады.

Катнашучылар сыйныф эшенең төрле юнәлешләрен ачкан күргәзмәләр алып килгәннәр. Һәр команда аны тәкъдим итүгә иҗади якын килгән. Әмма иң эчтәлеклесе Лаешның 2нче мәктәбенеке булды – оригиналь, киң һәм зәвык белән бизәлгән. Күргәзмәне карагач барысы актлар залына җыелды. Килүчеләрне мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова һәм ТР мәгариф министрлыгының әйдәүче киңәшчесе Семен Федоров сәламләде. Алар мәктәп һәм әти-әниләрнең үзара эшчәнлеге мөһимлегенә игътибар иттеләр, конкурста катнашучыларга уңышлар теләделәр. Чыгышларның беренче бүлеге – визитка. Кыска гына вакыт эчендә үз юнәлешең буенча эшнең асылын ачарга кирәк.

Лаешның 2нче мәктәбе укучылары һәм әти-әниләр комитетының чыгышы жюрины таң калдырды – башкача әйтеп тә булмый. Матур, эмоциональ һәм, иң мөһиме, эчтәлекле. Биш минут эчендә лаешлылар сәламәт яшәү рәвеше буенча эшнең төп юнәлешләрен күрсәтә алдылар.

Визит карточкаларыннан соң “Гаилә һәм мәктәпнең үзара эшчәнлеге: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” проектын якларга кирәк иде. Нурлат әти-әниләре кызыклы проект тәкъдим иттеләр. Алар “Легенда” патриотик клубы эше турында сөйләделәр һәм Бөек Ватан сугышы барган җирләрдә казу эшләрендә катнашулары турында документаль фильм күрсәттеләр. Казу эшләре барышында табылган корал калдыкларыннан обелиск булдыру турында. “Сәламәт яшәү рәвеше” темасын тулысынча ачкан Лаеш командасы да сынатмады.

Жюри алдында катлаулы мәсьәлә. Ниһаять, барлык баллар саналды, уңай һәм тискәре яклар тикшерелде. Зал жюри карарын көтеп тынып калды. Лаеш районының ”Тату сыйныф серләре” дип язылган зур тортлары көтелмәгән сюрприз булды – аларны һәр команда алды. Бүләкләү вакытында хис-тойгылар чиксез иде. Бер генә әти-әниләр комитеты да бүләксез калмады. Жюри Лаешның 2нче мәктәбе әти-әниләрен һәм балаларын җиңүче дип таныды. Алар төп призга ия булдылар, ә 2019 елның гыйнварында Казанга “Тату сыйныф серләре” конкурсының республика этабына барачаклар.

Шуны билгеләп үтү кирәк, зона чарасын әзерләүдә һәм оештыруда составында мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге булган Лаеш районының бердәм командасы эшләде. Сокуры урта мәктәбе кунакларны җылы каршылады, алар өчен, жюри һәм кунаклар өчен барлык шартларны булдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X