Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Без үз шәһәребез өчен җаваплы

Газета редакциясе контейнер мәйданчыкларында нинди тәртипсезлек булуы турында бер генә язмады. Һәм яңадан шушы темага әйләнеп кайтабыз. Хәбәрчебез сорауларына административ-техник инспекция начальнигы урынбасары Олег Татьянин җавап бирә

Олег Владимирович, Лаеш районы территориясендә төзекләндерү кагыйдәләренә регламент билгеләүче нинди документлар бар?

-Район территориясендә Төзекләндерү кагыйдәләре гамәлдә, аларда җирлекләрдә һәм район үзәгендә нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый икәнлеге язылган. Мәсәлән, эре габаритлы чүпне (үлән, ботаклар, төзелеш калдыклары, җиһаз, ишекләр һәм башкаларны) контейнерга яки алар янына ташлау тыела. Эре габаритлы чүпне (КГМ) түгү проблемасы аеруча җитди.

Ә мондый калдыклар ияләренә нәрсә эшләргә?  

-Бункер яки трактор арбасына заказ бирергә. Бу транспортны биреп тору буенча хезмәтләр түләүле.

Мин КГМны, мәсәлән, үз бакчамда яга аламмы?

-Йорт хуҗалыгы территориясендә калдыкларны ягу тыелган. Ә кирәкмәгән диван, кәнәфи, тәрәзә рамнары һәм башкаларны сүтәргә һәм контейнер яки бункерга салырга мөмкин. Кызганычка каршы, кайбер гражданнар аларны контейнер мәйданчыклары янына ташлап калдыралар. Бакча чүбе, кискән ботаклар белән дә шундый ук тарих. Моннан тыш, контейнерларга килү юллары чүпләнә һәм кешеләр чүпле гади пакетларны я җирдә калдырырга, я чүпне төгәл ыргытуларын сынарга мәҗбүр булалар...

Контейнер мәйданчыкларында тәртип урнаштыру өчен нинди чаралар күрелә?

-Сез күргәнсездер, хәзер чүпне чыгара башладылар. Әмма шунда ук иске чүп-чар барлыкка килә: урындыклардан алып шифоньерларга кадәр. Шуңа күрә кайбер контейнер мәйданчыклары янында видеокүзәтү камералары урнаштырылды. Һәм инде бозу очраклары теркәлде – берничә граждан эре габаритлы чүпне ташлаган өчен административ җаваплылыкка тартылачак. Аларны ике меңнән 3,5 мең сумга кадәр күләмдә штраф сыйфатында җәза көтә. Якын киләчәктә видеокүзәтү камераларын күпчелек контейнер мәйданчыкларында урнаштыру планлаштырыла. Лаешта яшәүчеләр исләрендә тотарга тиеш: үз шәһәре өчен һәркем җаваплы. Һәм бу иң мөһиме.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АТИ Лаеш районы чүп