Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безгә сугыш кирәкми

Лаешның Җиңү паркында Ватан Геройларын хөрмәтләделәр.

Лаеш районы матбугат хезмәте фотосы

Район үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган бәйрәм митингы булды.

Чарага җирле хакимият, көч структуралары вәкилләре, мәктәп укучылары һәм студентлар җыелды. Митинг Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән ачылды.

-Без Туган илне иң кадерле, газиз дип исәпләгән кешеләрне хөрмәтлибез һәм алар алдында баш иябез. Бу көн халкыбыз батырлыгын, фидакарьлеген һәм кыюлыгын гәүдәләндерә, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Илдус Зарипов. – Илебез тарихы Ватаныбызның көчле һәм бәйсез язмышын билгеләгән сугышчан һәм хезмәт батырлыкларына бай.

Районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов уку йортларында, яшьләр арасында хәрби-патриотик эшне көчәйтү кирәклегенә басым ясады, аларга якташ-геройларыбызны үрнәккә куеп Рашат Мотыйгулла улы батырлар һәм тыл хезмәтчәннәре – фидакарьлек, тугрылык, Туган илебез хакына гомерләрен дә кызганмау үрнәге дип саный.

-Безнең геройлар турында хатирәләрне саклау – һәрберебезнең изге бурычы, - дип өстәде Рашат Булатов. -  Без Ватаныбыз Геройларын бәйрәмнәрдә генә олыларга һәм хөрмәтләргә тиеш түгелбез. Безнең буынның исән геройлар – Борис Кузнецов, Михаил Девятаев һәм башкалар белән аралашуы үзе бәхет бит. Безгә сугыш кирәкми. Җир йөзендә һәрчак тынычлык булсын!

Арабыздан киткән барлык герой якташларыбызны бер минут тын калып искә алдылар. Рәхмәтле лаешлылар Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы һәм Россия Геройлары бюстларына чәчәкләр салдылар.

Чара 2021 елның ноябрендә Ульяновски өлкәсендә булган хәрби-кыр җыеннарында катнашкан Лаеш районы кешеләрен бүләкләү белән дәвам итте. Алар Россия Президенты указына ярашлы төстә гражданнарны мобилизацияләү резервы составына керделәр. Безнең биш якташыбызга чираттагы хәрби исемнәр бирелде Тантаналы митингта Илдус Зарипов аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Безгә сугыш кирәкми

2
X