Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безнең яңа хат ташучыбыз бар

Безнең редакциягә Лаешта яшәүче Әзгария Дәүләтшинадан хат килде. Ул яңа хат ташучылары Татьяна Прокофьева турында яза.

Күптән түгел безнең участокка Татьяна Прокофьева хезмәт күрсәтә башлады. Моңа кадәр Иван Шаронов киткәч ике ел азапландык, ә ул үз вазифаларын җаваплы башкарды. Аннан соң безнең почтаны кем генә китермәде. Нәкъ менә китермәде. 10-12 шәр көн газета булмады. Россия почтасына шалтыраттык, файдасы булмады – җаваплары бер: хат ташучылар юк. Минем күршеләрнең күбесе вакытлы матбугатка язылмый башлады. Әмма без, өлкән буын, район һәм республика яңалыкларын газета аша белергә күнеккәнбез. Булмаган хат ташучылар безне бу мөмкинлектән мәхрүм иттеләр.

Менә шушы араларда безнең участокка Татьяна Прокофьева хезмәт күрсәтә башлады. Ул шундый төгәл, әдәпле. Барлык газеталарны вакытында китерә. Без, аның участогында яшәүчеләр, аңа намуслы хезмәте һәм җаваплы булуы өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Хәзер газеталарга да, журналларга да курыкмый язылырга була, аларны китерәчәкләренә ышанабыз, иң мөһиме – вакытында. Безнең хат ташучыга рәхмәт. Аңа бар эшендә уңышлар һәм аның безнең участокта озак-озак эшләвен телибез.

Татьяна Александровна хат ташучы эшен яхшы белә – ул кайчандыр почтада эшләгән.

-Бу хезмәт җиңел түгел, - дип исәпли ул. – Менә бүген яңгыр ява, ә кулчатырдан файдаланып булмый – аның белән газета, журналларны, хатларны салу уңайсыз. Башыңа башлыгыңгы каплыйсың да – алга барасың. Хатлар, газета-журналлар юешләнмәсен өчен тырышабыз.

Татьяна Прокофьева сумкасыннан чираттагы корреспонденцияне алды, аның сибәләп яуган яңгырдан яшереп  сак кына хат ящигына салды. Көн әле башланып кына килә, аның эше бик күп. Әмма хат ташучы лаешлыларның аны түземсезлек белән көтүләрен белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы почта

2
X