Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бәхет тулы гомер

Районның күп кенә бәхетле парлары Лидия Ивановна Архипованы хәтерлиләр. Алар башта аның янына никахларын теркәү өчен, соңрак балаларын яздыру өчен килделәр. Кызганычка каршы, аерылышучылар да була. Озак еллар ЗАГСта эшләп Лидия Ивановна гаилә төзелүнең башында тора.

Фото Лидия Архипова архивыннан

Ул 1931 елда Полянка авылында туган. 1938 елда аның әти-әнисе Лаешка күчеп килә. Аның үзен төп шәһәр кешесе дип санавы дөрес. Әтисе автомәктәптә инструктор булып эшли.

Бөек Ватан сугышының беренче көнен кечкенә Лида яхшы хәтерли: 1941 елның 22 июнендә әтисе  сугышка китә.

-Сугышның беренче көнендә үк күпләрне армиягә алдылар, - дип искә ала Лидия Ивановна. – Сугышка китүчеләрне барлык туганнары һәм якыннары озатты – тирә-якта елаган тавышлар гына тора. Әниләр, хатыннар, балалар елый. Ир-егетләр яшеренеп кенә күз яшьләрен сөртәләр. Әтием сугышның ахырына кадәр яу кырында булды. Бер тапкыр яралангач кына өйгә кайтты.

Сугыш бар кешенең тормышын үзгәртә, миллионнарча кешенең язмышын үзенчә хәл итә. Шулай итеп ун яшьлек Лидочка мәктәп урынына Полянкага китә.

-Анда колхозда өч ел эшләдем, көндезләрен урабыз, ә төнге берләргә кадәр эскерт өябез, - өлкән ханымның күзләре яшьләнде – хатирәләр авыр бирелә. – Миңа ышанып атлар тапшырдылар. Аларны ашаттым, карадым. Укуымны 1944 елда гына дәвам иттем – бишенче сыйныфны Чирпы мәктәбендә укыдым. Бер әбидә тордык. Без, балалар, утынны үзебез әзерләдек. Мәктәптән кайтабыз да чаналар тартып урманга китәбез. Таллар чабып авылга алып кайтабыз.

Чирпыда мәктәп биш еллык кына. Шуңа күрә укуны Смолдеяровода дәвам итәргә туры килә. Ә 1945 елда әтисе сугыштан кайта һәм Лида Лаешка кайта. Ун сыйныфны тәмамлагач аны, яшь кызны, Корноухово районына укытучы итеп җибәрәләр. Әмма ул анда бер атна гына эшләп кала - кияүгә чыга.

-Башкарма комитетта – архивта эшли башладым, - дип сүзне дәвам итә Лидия Ивановна. – Өч елдан ЗАГСка күчерделәр. Пенсиягә дә шуннан киттем.

Эшен бик ошата: әйләнә-тирәдә бәхетле йөзләр, өметле күз карашлары. Җиңел булмый, әлбәттә. Лаешта кайбер көннәрдә 12шәр туй була. Аларның барысын язылыштырырга, документларны тиешенчә тутырырга кирәк.

ЗАГС мөдиренә төрле сораулар белән киләләр: берсенә белешмә кирәк, икенчесенә туу турында таныклык күчермәсе, өченчеләре үз балаларының фамилиясен алыштыра. Һәр юлы ул килүчеләрне игътибар белән тыңлый киңәшләрен бирә, кирәк дип тапканда – хәлләрен уртаклаша, үз сүзен әйтә.

-Кешеләр миңа яхшы мөнәсәбәттә булдылар. 1973 елда ирем вафат булгач өч бла белән калдым, – дип авыр сулап куйды ханым. – Башкарма комитет рәисләренә рәхмәт – мин эшләгән чорда алар җидәү алышынды. Икенче эшләр бирәләр иде. Ә өйдә балалар сарайдан утынны алып кереп куялар – мин мичкә ягам, чуен белән щи тыгам. Ул тәмле булып пешә, икенче көндә аннан да тәмле нәрсә юк!

Озак еллар һәм намуслы хезмәте өчен Лидия Ивановна төрле бүләкләргә лаек булган.Өч тапкыр Татарстан Президенты белән очрашкан.

-Миңа Аллаһ ярдәм итте – дип исәпли Лидия Архипова.

Ул медальләр, иске фоторәсемнәрне актара – аның тормышының телсез шәаһитләре. Озын, җиңел булмаган, әмма бәхет белән тулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы