Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Чыгарылыш сыйныф укучылары дулкынландылар, әмма үз-үзләренә ышандылар

Безнең хәбәрчебез үз эшләрен язган һәм тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән әңгәмә корды. Алар менә нәрсәләр сөйләделәр.

А.П.Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбен тәмамлаучылар.

Ангелина Кондратьева (фотода):

- Мин информатика тапшырдым. Бераз дулкынландым: беренче имтихан бит! Әти-әнием минем өчен бик борчылдылар. Әни бераз елады да. Пандемия әзерлеккә дистанцион әзерләнү планында гына төзәтмәләр кертте. Әмма мәктәптәге кебек үк тырышып шөгыльләндек. Биремнәр минем өчен авыр тоелмады - нәрсәгә әзерләндем, шуны тапшырдым да. Ә кайберләре имтихан алдыннан гына эшләгәннәр булып чыкты. КФУга укырга керергә җыенам.

Рината Фәхретдинова:

-Минем беренче имтиханым - информатика. Дулкынландым, чөнки университетка укырга керү моңа бәйле бит. Әзерлек дистанцион форматта узды. Ул шактый уңайлы булып чыкты. Биремнәр катлаулы түгел иде, бернинди яңа сораулар да очратмадым. КФУга яки КАИга укырга керәчәкмен.

Камилла Биктимерова:

КФУга IT-белгечлеккә укырга керергә планлаштырам. Шуңа күрә, әлбәттә, информатиканы сайладым. Пандемия аркасында өйдә утырдым һәм онлайн-мәктәпләрдә күбрәк шөгыльләнә алдым. БДИны яхшыга бирдем. Әзерлек тә ярдәм итте: әле кичә генә эшләп бетергән бирем эләкте.

Г.Р.Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбен тәмамлаучы.

Азат Нуретдинов:

- Мин Державино мәктәбен тәмамладым, аннары Сокуры мәктәбенә укырга кердем. Хәзер аның белән дә саубуллашам – бары БДИ тапшырасы гына калды. Бүген әдәбият буенча имтихан булды. Бераз дулкынландым, әмма үз-үземә ышандым, чөнки күп әзерләндем. Әле кичә генә кабатлаганнар да эләкте. Казан мәдәният институтына тавыш режиссурасына укырга керергә җыенам. Аны тәмамлаганнан соң, һичшиксез, районга кайтачакмын.

Ә Азат турында педагоглар менә нәрсә сөйлиләр:

- Азат тырыш, тәртипле, ярдәмчел укучы. Һәрвакыт сыйныфның һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашты. Иҗади һәм оештыру сәләтләренә ия.

Лаеш районына инициативалы, иҗади һәм туган ягын яратучы белгечләр кирәк. Шуңа күрә 2020 елгы чыгарылышның өенә кайтуын көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама имтихан