Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Денис Суханов: «Газетага теләсә кайсы вакытта да сорау булачак»

«Камская новь» юбилее алдыннан аның баш редакторы газетаның уңышлары һәм казанышлары турында сөйләде.

Дөнья үзгәрә, шартлар үзгәрә, ә Лаеш районы газетасы үзенең актуальлеген саклый.

- Денис Геннадьевич, Сез инде җиде ел «Камская новь»ны җитәклисез. Бу вакыт эчендә редакциядә нинди төп үзгәрешләр булганын сөйләгез әле.

-Газетаның  бер гасырлык тарихында җиде ел алай озак вакыт түгел кебек. Әмма тирә-юньдәге дөнья танымаслык булып үзгәрде, ә аның белән бергә басмага, журналистларга, газетаның бизәлешенә карата таләпләр дә үзгәрде. Мисал өчен электрон версияне алыйк. 2013 елда «Камская новь» һәм «Кама ягы» сайтларына керүчеләр тәүлегенә берничә дистә кеше исәпләнә иде. Хәзер исә ул сан йөз тапкырга артты. Ә социаль челтәрләр? Алар ярдәмендә «Кама ягы» бренды Татарстаннан читтә дә танылды. Безнең басмадан цитаталарны республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары куллана. Матди-техник база яхшыра. 2018 елда редакция заманча компьютерлар алды, ә 2019 елда – яңа эш автомобиле. Шулай итеп, редакция бер урында гына тормый.

- Электрон ММЧ һәм социаль челтәрләр бөтен дөньяда зур үсеш ала. Күпләр кәгазь газеталарның перспективалары юк дип саный. Бу уңайдан нәрсә уйлыйсыз?

-Газета тиражлары бөтен җирдә кими. Бу бөтендөнья тенденциясе. Электрон версиягә язылучылар саны артканнан-арта бара, анда төсле фотолар, теләсә нинди зәвыкка төрле материаллар бар һәм яңалыкларның оперативлыгы зур. Әмма кәгазь газета алга таба да яшәячәк, мин моңа ышанам. Әмма ул цифрлы чорда искергән "динозавр" булып тоелмасын өчен, даими рәвештә алга барырга кирәк. 2020 елда «Камская новь» һәм «Кама ягы» яңа  логотип һәм заманча верстка алды, бу газетаны иң заманча стандартларга якынайтты. «ТАТМЕДИА» АҖ һәм газета редакциясе әбүнәчеләр арасында язылу ункөнлеге үткәрәләр һәм призлар уйнаталар. Без кызыклы, яңалыкларга бай басма булып калу өчен барысын да эшлибез.

- Газета редакциясе үзе эшләгән елларда нинди гореф-гадәтләргә нигез салырга өлгерде?

- «Камская новь» газетасы кубогына шахмат турниры бик популяр. Редакция аны 40 елдан артык үткәрә инде. Һәр язда, ярышлар үткәрергә берничә атна кала, безгә бөтен районнан бердәнбер сорау белән шалтырата башлыйлар: «Турнир кайчан була?». Анда өлкән буын вәкилләре генә түгел, яшьләр дә катнаша. Быел пандемия аркасында спортчыларны җыеп булмады, ләкин киләсе елда шартлар мөмкинлек бирсә, уеннарны үткәрәчәкбез.

Бер гасырлык тарихы булган газетаның нәрсәдән башлануын һәм 20, 30 яки 50 ел элек нинди булуын онытмау мөһим. Шуңа күрә берничә ел элек редакция бинасында «Камская новь»ның элеккеге редакторларының портретлары галереясе оештырылган иде. Безнең Лаеш районы газетасын төзегән һәм аны танылган бренд иткән кешеләрнең исемнәрен онытырга хакыбыз юк.

Интернет һәм социаль челтәрләрнең үсеше белән төрле тематикалар буенча фотографияләр конкурслары даими рәвештә үткәрелә. Һәм алар һәрвакыт укучыларның зур кызыксынуын казаналар. Ноябрь ахырында гына Әниләр көненә багышланган Әни кайгыртуы” конкурсына старт бирелде. Берничә көн эчендә аңа кырыктан артык катнашучы гариза биргән! Һәм бу чик түгел. Редакциягә йөздән артык конкурсант фотосурәт җибәргән очраклар да булды, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә.

- «Камская новь» һәм «Кама ягы»н кем укый? Лаеш районы газетасы аудиториясе турында сөйләгез әле.

-Укучылар аудиториясенең зур өлешен 40 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар тәшкил итә. Ир-атлар аудиториясен җәлеп итү өчен, кешелекнең көчле яртысына кирәкле «Спорт», «Автомобильчеләргә», «Куркынычсызлык» һәм башка рубрикаларны үстерәбез. Балалар белән яшүсмерләрне дә җәлеп итәбез: «Камская новь» һәм «Кама ягы» сайтларында яшь лаешлыларның уңышлары турында язалар бит. Социаль челтәрләрне үстерү белән Татарстанның башка районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән әбүнәчеләр җәлеп ителә. Безнең конкурсларда Лаеш районы халкы гына түгел, ә йөзләгән чакрым читтә яшәүчеләр дә катнаша. Шул рәвешле редакция Лаеш төбәгенең федераль һәм хәтта халыкара дәрәҗәдә танылуын арттыру өстендә эшли.

- "Камская новь"ның киләчәген нинди итеп күрәсез?

- Ул якты һәм матур булыр дип өметләнәм, «КН» редакциясе 110, 120, 150 еллыгын да билгеләп үтәр. Алга таба нәрсә булыр, фаразларга алынмыйм, чөнки технологияләр үсешенең хәзерге темпларында әйләнә-тирәбездәге дөнья ул вакытка башкача булыр, мөгаен. Әмма киеренке эш һәм даими камилләшү нәтиҗәсендә Лаеш районы газетасы яшәешенең икенче йөзлегендә дә актуальлеген югалтмаска тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы интервью Кама ягы лаешта реклама 100 ел