Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Депутатлар ярдәмгә килә

Күчмә кабул итүдә гражданнар хакимият вәкилләренең кичектергесез игътибарын таләп итүче мәсьәләләрне күтәрделәр.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Лаеш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүендә партия барлыкка килүнең 18 еллыгына туры китерелгән традицион гражданнар кабул итү атнасы үтте. Район кешеләрнең үтенечләрен һәм проблемаларын ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин тыңлады.

Кабул итүдә кешеләр инвалидлар өчен коляска һәм шәхси гигиена предметлары, балалы гаилә өчен җылыту радиаторлары, торбалар һәм аларны ныгыту кирәк-яраклары сатып алуда ярдәм итүне үтенделәр. Вафат булган кешенең транспорт чарасын аның гаилә әгъзалары тарафыннан мирас рәсмиләштерелгәнче файдалану мөмкинлеге булсын өчен законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Үтенечләр күп балалы гаиләләр балаларын мәктәптә бушлай ашатуга һәм балалар спорт секциясен келәм каплам һәм тренажер белән җиһазлауга кагылды. Бар сораулар һәм теләкләр язып алынды һәм алга таба карап тикшереләчәк.

Кешеләр Дмитрий Анатольевичка ярдәм сорап кына мөрәҗәгать итмиләр, күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтләрен дә белдерәләр. Лаешның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Наталья Сурулева Үзәк хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре исеменнән сатып алынган инвентарь өчен җылы сүзләрен һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә өметләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы депутат