Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Диктант аша туган якны өйрәнәбез

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан барлык теләге булганнар «Большой этнографический диктант» агарту акциясендә катнаша алды.

Россиядә ул дүртенче ел рәттән үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлектә милли эшләр буенча Федераль агентлык оештыра.

Диктант кешеләрнең этнографик белеме дәрәҗәсен, аларның Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләү мөмкинлеге бирә. Ул этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә мөһим урын алып торучы фән буларак, этнографиягә игътибар җәлеп итә.

Лаеш районында Зур этнографик диктантны Нармонка һәм Габишево мәктәпләрендә язарга була иде. Акциядә 15тән 66 яшькәчә 82 кеше катнашты. 45 минут эчендә аларга 30 сорауга җавап бирергә кирәк булды: 20се илебез өчен уртак һәм 10сы һәр төбәк өчен уникаль.

Шуны әйтергә кирәк, биремнәр гади түгел иде. Россиянең кайсы республикасында 30 дан артык телдә сөйләшүләрен яки Россия халыкларының кайсы телендә алфавитта 66 хәреф исәпләнгәнен бар кеше дә белми.

Теләге булган һәркем Зур этнографик диктантның рәсми сайтында үз белемнәрен онлайн тикшерү мөмкинлеге дә алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нармонка Габишево диктант Лаеш районы