Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фронтта батырларча сугышкан, басуда иң яхшысы булган

Рождествено авылында туып-үскән Михаил Иванович Романычевны кыю төстә легенда-кеше дип атарга була. Сугыш еллары, зур һәм кече бәрелешләрдә катнашу аның холкын чыныктыра, уңыш өчен көрәштә уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Ул 1923 елның 29 ноябрендә туган. Сугыш башланганда аңа 18 яшь тә булмый. Шуңа да карамастан, ул фронтка китә. Костромага эвакуацияләнгән өченче Ленинград артиллерия училищесын тәмамлый. 1942 елның ноябреннән Сталинград сугышында катнаша. Соңрак аировчыга (артиллерия-инструменталь разведка – редакция искәрмәсе) укый. 1943 елда Төньяк-Көнбатыш фронтка билгеләнә, Иске Русса астында барган сугышларда катнаша, ике тапкыр Днепрны кичә. 1943 елның декабрендә Черкасса шәһәре штурмы вакытында каты кыйпылчык ярасы ала. Аннан аны Кавказ арты фронтына, Иранда булган армиягә күчерәләр. Анда Җиңүне каршы ала.

Ватан якташыбызның сугышчан батырлыгын югары бәяли. Михаил Иванович - I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

1946 елда Михаил Иванович тыныч тормышка әйләнеп кайта: Тәтеш МТСы мастерскойсында слесарь, аннары участок агрономы булып эшли. Актив һәм битараф булмаган фронтовикны машина-трактор станциясе партбюросы секретаре итеп сайлыйлар. Мәскәүдә укыганнан соң Михаил Романычев Карташихада һәм Иске Пристаньда мәктәп директоры булып эшли. Тик аны җир үзенә тарта һәм тиздән ул кече ватанына әйләнеп кайта: Рождественода «Комсомольский» совхозы оеша.

1957 елның мартында Михаил Романычевны «Комсомольский» парткомы секретаре итеп сайлыйлар, ә 1962 елның февралендә авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкләүне ышанып тапшыралар.

Чирек гасыр, 1962-1987 елларда, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Михаил Иванович совхозның алыштыргысыз директоры була. Бу вакыт эчендә хуҗалык шактый уңышларга ирешә, бөтен республикада дан тота.

Тырыш хезмәте өчен Михаил Романычев югары бүләкләргә лаек була. Ике орденга – Ленин һәм Октябрь революциясе орденнарына ия, «Почет билгесе», СССР ВДНХсының көмеш медале бар.

Пенсиягә чыкканнан соң ветеран иҗтимагый эш алып бара. Укучылар белән очрашуда сугыш ветераны һәм бөек хезмәтчән үзенең сугышчан юлы, совхоздагы эше турында сөйли. Үзен бәхетле кеше дип саный, чөнки ул кешеләр өчен эшләгән һәм үзеннән соң яхшы истәлек калдырган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы ветераннар лаешта реклама 9 май

2
X