Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Габдулла Гыйрфанов истәлегенә багышлана

Үзләренә тартып торучы кешеләр бар – алар үз күңел җылылары белән җәлеп итәләр. Габдулла Гыйрфанов менә шундый кеше дә инде.

Фото Гыйрфановлар гаилә архивыннан

 

Аның тормышы – бик күп яхшы эшләр һәм гамәлләр белән тулы тарих бите.

Гыйрфанов Габдулла Гомәр улы ТАССРның Беренче май районында (хәзерге Чирмешән) 1932 елда туган. Әтисе җирле колхозда бухгалтер булып эшләгән. Әнисе дә колхозда эшләгән. Иртә таңннан кичке караңгыга кадәр эшләргә туры килгән крестьян хезмәте җиңел түгел. Ә өйдә – җиде бала. Әти-әниләренә дә кыенга туры килә. Шуңа күрә балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтәләр.

Бөек Ватан сугышы башланганда Габдуллага 9 яшь кенә тулган була. Малайга башка яшьтәшләре кебек сугышка киткән әтиләрен һәм абыйларын алыштырырга туры килә. Тракторга тагылган сукада сукачы булып эшли. Ә 12 яшь тулар тулмас (хәзерге бишенче сыйныф укучысы) трактор штурвалы артына утыра. Үткен, хезмәт сөйгән егеткә бераз вакытка хәтта колхоз рәисе вазифасын ышанып тапшыралар. Вакыты шундый була... Габдулла сугышырга өлгерми – яше җитми. Җиңүгә тылда үз көчен кертә, фашист илбасарларын тар-мар итүгә чын күңелдән ышана. Германияне капитуляцияләү турындагы хәбәрне сөенеп кабул итә.

Совет армиясе сафларында хезмәт иткәч, Габдулла Кемерово өлкәсенә шахтага китә. Бер ел шахтер була, ә аннан дүрт ел Сталинск (хәзер Новокузнецк) шәһәрендә Сталин исемендәге металлургия комбинатында металл коючы була. Менә шунда аның башында тәкъдимнәр барлыкка килә: “зур икътисади нәтиҗә биргән” рационализаторлык тәкъдимнәр ясый, моның өчен Габдуллага мактау грамоталары һәм акчалата премияләр бирәләр.

1960 елда өйләнә. Үз хатыны Венера Баһман кызы белән 61 ел бергә яшиләр. Аларның гаиләсе дус, тату була. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Лаешлылар Габдулла Гомәр улын ССПТУ №4ның (СПТУ № 113) производствога өйрәтү мастеры, өлкән мастер буларак беләләр. Монда ул 33 елдан артык эшли – 1961 елдан 1994 елга кадәр. Ул үз эшен ярата һәм яшүсмерләр аны тоялар: үз мастерларын хөрмәт итәләр, аның сүзе алар өчен закон була. Габдулла Гомәрович канаты астыннан тормышта лаеклы урын алган, үз эшләренең осталары булган күп егетләр чыга. Ул үз курсантлары белән училище территориясен төзекләндерә, күргәзмә ярдәмлекләр ясый. Мастер булачак механизаторларны техниканы тоярга, аңа хөрмәт белән сакчыл карарга өйрәтә.  Практик дәресләрдән соң малайларның училищега кергәндә күзләрендә ут яна. Майга буялганнар, куллары кап-кара, йөзләрендә бәхет чаткылары. Трактор турында белгән яңалыклары, мастерның нәрсәләргә өйрәтәү турында алар сыйныф җитәкчеләре белән уртаклашалар.

Габдулла Гомәрович үз курсантлары әти-ниләре белән һәрчак хөрмәт белән сөйләшә.

-Әти-әниләргә күңелсез хәбәр җиткергәнче, аларның улы турында яхшы сүзләр әйт, - дип өйрәтә ул үзенең яшьрәк коллегаларын.

Гыйрфанов зур җәмәгать эшләре алып бара: иптәшләр суды әгъзасы, 10 елдан артык балалары укыган мәктәптә ата-аналар комитеты рәисе була.

Коммуналь хуҗалык җитәкчесе Ә.Н. Шәрипов белән бергә Лаешта мөселманнар җәмгыятен торгызуга күп көч куялар. Аларның уртак тырышлыгы белән шәһәрдә беренче мәчет төзелә.

48 ел хезмәт стажы булуга да карамастан, Габдулла Гыйрфанов лаеклы ялга чыккач та тормыштан читтә калмый. Ул районда яшәүчеләрне рухи һәм әхлакый тәрбияләү белән актив шөгыльләнә. Мөселман дин әһелләре һәм республика җитәкчелеге вәкилләре белән бер генә очрашмый.

Габдулла Гомәрович – хезмәт ветераны, районның хөрмәтле кешесе. “ТАССРның атказанган укытучысы” исеменә лаек булган. “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале, күп санлы мактау грамоталары, ВЛКСМ ҮК аерма билгеләре, ТАССР авыл хуҗалыгы грамоталары  белән бүләкләнгән.

2022 елның маенда Гыйрфанов Габдулла Гомәр улын соңгы юлга озаттылар. Аны озатырга халык күп җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Габдулла Гыйрфанов истәлегенә багышлана