Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

«Иң яхшы укытучы»

«Иң яхшы укытучы» фотоконкурсында катнашучылар арасында киеренке көрәш кызды. Ниһаять, барлык турлар үтелде һәм лидерлар билгеләнде.

“Кама ягы” газетасы редакциясендә аларга лаеклы бүләкләре тапшырылды.

Тавыш бирүгә барысы да кушылды – дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, танышлары һәм таныш булмаганнар да. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

-беренче урынны Татар Сараланында яшәүче Гөлфинә Мөбарәкшина алды. Ул төп приз – электр миче (духовка) иясе булды;

-икенче урын һәм люстра сатып алырга сертификат – Атабайдан мәктәп укучысы Рәзилә Хәлиуллинада;

-өченче урынга чыккан сигезенче сыйныф укучысы Екатерина Бажанова сәгатькә ия булды.

Газета редакциясе котлауларга кушыла һәм исегезгә төшерә: теләге булган һәркем фотоконкурста катнаша ала – бары тик фоторәсем генә җибәрергә кирәк. Ә менә җиңүчеләр өчлегенә керү өчен зур эш таләп ителә. Җиңү шуның белән кыйммәтрәк тә!

Катнашыгыз һәм җиңегез!

 

Конкурсны оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы - “Кама ягы” («Камская новь») газетасы редакциясе”.

Реклама хокукында. 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фотоконкурс Лаеш районы укытучы