Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җинаять-башкару инспекциясенә – 100 ел

Җинаять законнарында күздә тотылган җәзаларның гомуми системасында җинять җәзаларын иректән мәхрүм итмичә үтәтү мөһим урын алып тора.

Җинаять җәзасы төре буларак алар совет җинаять хокукына аны булдырганнан ук билгеле. Совет властеның беренче декретларында  җинаять кылуда гаепле затларга башка җәзалар белән бергә мәҗбүри җәмәгать эшләре бирү дә күздә тотыла.

РСФСР Халык комиссарлары Губерна һәм өлкә юстиция бүлекләренең 1919 ел 7 майдагы №38 циркуляры белән эшче һәм крестьян депутатлары Мәскәү советы каршында мәҗбүри эшләр бюросы булдырыла.

Җинаять һәм җинаять-үтәтү сәясәтендәге реформаларның заманча этабында аны гуманлаштыру өчен күп эшләнгән. Зур булмаган яки уртача авырлыкта җинаять кылган затларга карата җәзаны йомшарту буенча чаралар күрелә.

Ел саен  җинаять-үтәтү инспекциясе  (УИИ) филиаллары исәбе буенча Татарстан Республикасында утыз меңгә якын хөкем ителүче җәмгыятьтән аерылмыйча җәзасын үти, шуларның сигез йөзгә якыны – балигъ булмаганнар.

Россия законнарына ярашлы төстә УИИ билгеле бер вазифаларны биләүдән яки эшчәнлектән мәхрүм итеп, мәҗбүри һәм төзәтү эшләре белән шөгыльләнүдән тыеп, шулай ук иректән чикләп җәза үтәтә. Өй аресты рәвешендә җәза үтүчеләр, шартлы хөкем ителүчеләр һәм шикле тоелган һәм гаепле затларның тәртибенә контрольлек итү УИИ карамагында. Җинаять-үтәтү инспекциясенең тагын бер мөһим функциясе -  полициядә исәптә торган затларның җинаятьләрен һәм хокук бозуларын кисәтү.

Хөкем ителүченең аңа йөкләнгән бурычларын һәм чикләүләрен ничек үтәүләренә контрольлек итүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен күзәтүнең заманча техник чаралары файдаланыла. Җинаять-үтәтү инспекциясендә исәптәге затларга электрон мониторинг ясау өчен система һәм махсус контингентны автомат исәпкә алу комплексы бар.  УИИ хезмәткәрләре үз эш урыннарында исәптә торучы һәр затка барлык мәгълүматны ала алалар, шулай ук электрон браслет кидерелгән кешенең хәзерге вакытта кайда булуын белә алалар.Зур булмаган һәм уртача авырлыкта җинаять кылган гражданнарга карата җәзаларны нәтиҗәле куллану җәмгыятьне җинаятьчедән сакларга, җәмгыятьнең крминальләшүенә юл куймаска, җинаятьчел төркемнәрне таратырга, рәшәткә артында булган затлар саны киметергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Лаеш районы полиция