Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кама диңгезе саекты

​​​​​​​Лаештагы су коена торган ярдан Куйбышев сусаклагычында су күпкә чигенде.

Идел һәм Кама елгалары кушылган урында- “Кама диңгез”нең су коену яр буе быел искиткеч коры җәй нәтиҗәсендә Балтыйк диңгезе яр буендагы дюналарга охшап калды.

Сусаклагычның шактый саегу сәбәпләренә Татарстан Экология министрлыгы аңлатма бирде. Бу оешмадан хәбәр иткәнчә , бу хәл 2021 елда яңгырлар бик аз яву һәм җәйнең эссе булуы белән аңлатыла.

Югары Осландагы суүлчәгеч күрсәткәнчә, Балтыйк системасы буенча су югарылыгы 50,76 метр тәшкил итә , ул күпьеллык күзәтүдән 104 см. га түбән. Әмма 2010 ел белән чагыштырганда 112 см. га югары. ТР Экология министрлыгы белгечләре әйтүенчә, Куйбышев сусаклагычында иң түбән күрсәткеч Балтыйк системасы буенча 49 метр тәшкил итә. Су әлегә аның кадар төшмәгән һәм октябрь ахырына 50,3 метрга кадәр кимиячәк, бу куркыныч түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама диңгезе саекты