«КАМАЗ-мастер» командасы юбилеен билгеләп үтте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә команда әгъзаларын 35 яшь тулу белән котлады.
«Безнең узышчылар 19 тапкыр иң дәрәҗәле «Дакар» ралли-рейды триумфаторлары булдылар. Бу җиңүләр ярдәмендә «КАМАЗ» автомобильләре ышанычлылыгы белән дан тота һәм бөтен дөньяда таныла.
Һичшиксез, «КАМАЗ-мастер» дөньяда алдынгы автоспорт командасы булып тора.
«Команда киләчәктә дә безне үзенең якты чыгышлары һәм көчле җиңүләре белән сөендерәчәк!» дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев