Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Камская новь”-“Кама ягы” смартфон уйнатты

Призлар газета редакциясендә 2019 елның беренче яртысына газетага язылучылар арасында уйнатылды.

Ел саен үтә торган призлар уйнатуда 31 укучы катнашты – барысы безнең газетаны укып баручылар. Җиңүчеләрне ачыклауда Лаешның 2нче мәктәбенең 2а сыйныф укучысы Илья Мизинов ярдәм итте. Ул, карамыйча, лототроннан катнашучылар фамилияләре язылган квитокларны алды.

Төп призны стажлы укучыбыз, Лаешта яшәүче Клавдия Ивановна Лазарева отты.

Шулай ук өч яңа ел бүләге уйнатылды. Аларга Борис Корнеев, Рәзифә Вәлиева һәм приз уйнатуга килгән Надежда Кострынина ия булды. Рәзифә Харисовнаның кызы Миләүшә бүләкне әнисенә тапшырыга ышандырды.

Борис Корнеев (Дятлово авылы) бүләкне газета редакциясендә бу адрес буенча ала ала: Лаеш, Мария Ульянова урамы, 56 йорт, 2нче офис (нотариус конторасы бинасының арткы ягында).

Безнең уйнатуларда катнашыгыз – “Кама ягы” газетасына язылыгыз, отыгыз һәм призлар алагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаеш районы смартфон